Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Мәскәү-Тифлис очышлары турында сөйләшергә әзер


Русиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкиле, рәсми Мәскәү Тифлис белән ике арада һава транспортын җайлау турындагы сөйләшүләрне башларга әзер, дип белдерде.

Министрлыкның рәсми вәкиле Андрей Нестеренко әйткәнчә, башта һава ширкәтләре арасында очышлар тәртибен төзергә кирәк.

Русия һәм Грузия арасында туры очышлар 2008 елның август сугышыннан соң туктатылган иде.

Бу елның гыйнварында яңа ел бәйрәмнәре чорында 3 көн буе ике ил арасында чартер очышлар гына оештырылды.
XS
SM
MD
LG