Accessibility links

Кайнар хәбәр

Толерантлыкмы, әллә чукындырумы?


Русиянең Олимпия уеннарында катнашучы җыелма командасында, татар яки мөселман исем-фамилияле спортсменнар бар. Әлегә исемлектә хоккейчы Дәнис Зарипов, чаңгычылар Ләйсән Раянова, Ниаз Нәбиев, тимераякта шуучы Ольга Фәтхуллина, фристайл буенча Регина Рәхимова кебек татар-мөселман чыгышлы фамилияләр очрый.

Узган пәнҗешәмбедә Русиянең төп чиркәүләренең берсе саналган Гайсә Мәсих чиркәвендә сирәк була торган келәү узды. Барлык матбугат бу хакта хәбәр итте. Эш шунда ки, быел Ванкуверда узачак кышкы олимпия уеннарында Русия данын яклаячак спортсменнарны изгеләштерелгән сулар сибеп, вәгазьләр укып Русия патриархы Кирилл анда келәү оештырды. Шул ук чарада Русия вице-премьеры Александр Жуков Дмитрий Медведевның мөрәҗәгатен дә укыды.

Кайбер мәгълүматларга караганда, олимпия уеннарына баручы спортсменнар, тәүдә Мәскәүнең Поклонный тавындагы гыйбадәт йортларында дога кылырга тиеш булган. Әмма, суык булу сәбәпле, келәүне Гайсә Мәсих чиркәвенә күчергәннәр.

Башкаларга нишләргә?

Билгеле булганча, Русиянең олимпия уеннарында катнашучы җыелма командасында, татар яки мөселман исем-фамилияле спортсменнар да бар. Әлегә билгеле булган исемлектә хоккейчы Дәнис Зарипов, чаңгычылар Ләйсән Раянова, Ниаз Нәбиев, тимераякта шуучы Ольга Фәтхуллина, фристайл буенча Регина Рәхимова кебек татар-мөселман чыгышлы фамилияләр очрый.

Дөрес, әлеге спортсменнарның нинди диндә булулары билгеле түгел һәм аларның чиркәү келәвендә катнашуы да нәмәгълүм.

Шулай да, Урыс чиркәве башлыгы Кириллның, келәү барышында ясаган чыгышында, чиркәүгә килүегез әйбәт булды, дип сөйләве, чарада барлык олимпия уенчылары катнашканлыгына ишарәли. Чөнки, атакай болай дип дәвам итте:

“Православ динен тотмаганнарны бу борчымасын. Гайсә Мәсих чиркәве 1812 елдагы Ватан сугышындагы җиңү хөрмәтенә төзелгән. Бу чиркәүдә, әлеге сугыш барышыннан сурәтләр күреп була. Әлеге каһарманнар арасында православлар гына булмаган. Күңелләребездә бердәмлекне,бер халык һәм бер дәүләт вәкилләре булуыбызны аңлау мөһим”.

Моннан тыш, урыс православ чиркәве Ванкуверда узачак кышкы олимпия уеннарына махсус бер православ атакаен да юллаячагын хәбәр итте.

“Бу пиар”

Римма Бикмөхәммәтова
“Ирек мәйданы” газетында милли һәм дини темаларны алып баручы Римма Бикмөхәммәтова, Гайсә Мәсих чиркәвендә узган мондый чараны пиар, ягъни чиркәүнең үз эшен күрсәтергә тырышу дип саный.

“Бу хәбәрне ишеткәч, әллә ни аптырамадым. Чөнки без хәзер православ диненең дәүләт диненә әйләнеп барганына күнегеп барабыз. Әлбәттә, чиркәүнең бу адымын дөрес дип санамыйм. Әгәр дә, Русия конституциясендә, илне демократик ил дип, диннәр иреклеге дип язылган икән, барысын да чиркәүгә кертү дөрес түгел. Чөнки анда төрле дин кешеләре, дәһриләр булырга мөмкин. Ник алар барысы да чиркәүдә атакайларның фатиха бирүләрен карап торырга тиешләр. Мәчеттә дә, синогогада үткәрергә кирәк иде гыйбадәтне.

Православ динен шул хәтле пиарлаштыралар, бу бөтен бәйрәмнәрдә дә күренә. Шул ук Олы бәйрәмнәрен, Раштуаны гына карасак та, гел зур итеп телевидениедән күрсәтәләр.Ул бәйрәмнәрдә Русиянең иң зур җитәкчеләре басып тора. Ә мөселман бәйрәмнәренә бик аз вакыт бирәләр. Безнең татар түрәләре дә мәчет тирәсендә, олы бәйрәмнәрдә күренмиләр.

Православларда, нинди генә чара булмасын, атакайны чакыралар, гыйбадәт оештыралар. Бу бит, кабатлап әйтәм, чып-чын пиар.

Спорт мәсьәләсенә килгәндә, мин Данияр Биләлетдиновның бер интервьюсын хәтерлим. Ул үзе уйнаган такымның, уен алдыннан чиркәүгә баруларын әйткән иде. Марат Измайлов белән алар икәү, такымнан аерылып кала алмауларын сөйләгән иде ул. Ул чакта, мин аларны шундый җәлләп куйган идем.

Менә безнең “Рубин” такымы бар бит, Корбан Бирдиевнең мөселман икәнен дә беләбез. Әмма мин, беркайчан да күргәнем дә юк, ишеткәнем дә юк, аларның такымнары белән мәчеткә барганнарын. Кем тели – шул барадыр. Шуңа бөтен олимпия җыелма такымын чиркәүгә кертүне мин аңламыйм да, кабул итә.

Тагын бер мисал китерә алам. Менә, Казан Универсиаданы үзендә үткәрергә тырышып йөргәндә, Казанда мәчетләрдә дә, чиркәүләрдә дә гыйбадәтләр узды. Җыелма такым өчен дога кылуны да шундый ук рәвештә уздырсалар булмый идемени?”
Наил Нәбиуллин


Конституцияне бозалар

Казандагы “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин исә Олимпия уеннарына баручы Русия такымының чиркәүдә келәүдә катнаштырылуы, анда Русия президентының мөрәҗәгате укылуы Русиянең конституциясен боза дип саный.

“Пәнҗешәмбедәге чиркәү чарасы, бер яктан көлке булып тоелса да, икенче яктан караганда, бу бик куркыныч тенденция хакында кисәтә дип уйлыйм. Чөнки монда дәүләт белән православияне бергә кушыла.

Ә башка диннәр белән исәпләшеп тормый. Безгә хәзер, үзебезнең хокукларыбызны бозмасыннар өчен, бик сак булырга кирәк. Пәнҗешәмбедәге чиркәү чарасы Русиядә кайсы диннең нинди дәрәҗәдә икәнлеген ачыктан-ачык күрсәтә.

Бу чара Русия конституциясендәге, милләтләр, диннәр тигезлеге хакындагы матдәгә ачыктан-ачык каршы килә. Әгәр, болай дәвам итсә, мәхкәмәләр аша, үзебезнең конституцион хокукларыбызны якларга туры килмәгәе әле.”

“Үзләре гаепле”

Казандагы яшь эшмәкәр, татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашучы Тәбриз Яруллин, әгәр татар чыгышлы, яки мөселман спортсменнары чиркәүдәге келәүдә катнашканнар икән, алар үзләре дә гаепле дип саный. Чөнки, ди ул, бүген кемне дә мәҗбүр итмиләр.

Тәбриз Яруллин
“Соңгы вакытта алып барылган сәясәт, ул Урыс православ чиркәвенең сәясәтенә бик туры килә. Аны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрмәкче булалар.

Ә бу очракта олимпиада җыелма такымы белән шулай кылдылар. Билгеле булганча, Русия җыелма такымы ул көчлеләрдән санала. Шуңа күрә, аларның җиңүләрен чиркәү белән дә бәйләмәкче булалар.

Мин үзем, чиркәүгә барган спортчылар арасында мөселманнар булгандыр дип уйламыйм. Аларның бөтенесен дә көтүләре белән чиркәүгә алып кереп чукындырмаганнардыр дип өмет итәм.

Әгәр, чиркәүдәге әлеге чарада татарлар, мөселманнар да катнашкан икән, алар үзләре дә гаепле. Димәк алар үз ихтыярлары белән кергәннәр. Хәзер бит, куып кертә торган заман түгел. Чиркәүдә, безнекеләр катнашкан икән, димәк аларның динебезгә карата иманнары зәгыйфь.”
XS
SM
MD
LG