Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җомга намазы вакытында әсирлектән качу


Беренче рәт: Б. Касыймов, С. Бутузов, Ю. Вшивцев, Т. Акулов, А. Әббәзов, Г. Хәйруллин; икенче рәт: Р. Булатов, В. Рязанов, В. Шарпатов, А.Здор
Беренче рәт: Б. Касыймов, С. Бутузов, Ю. Вшивцев, Т. Акулов, А. Әббәзов, Г. Хәйруллин; икенче рәт: Р. Булатов, В. Рязанов, В. Шарпатов, А.Здор

Тиздән Русия кинотеатрларында “Кандаһар” фильмы күрсәтелә башлый. Татарстаннар бу вакыйганы түземсезлек белән көтә. Чөнки биредә урыслар дип сүрәтләнгән очучыларның 1995 елда Әфганстан җирендә башкарган батырлыклары сурәтләнә. Әлеге вакыйга шаһитләре фильмның чынбарлыкка туры килмәвен әйтә.

Билгеле булганча, ул чакта республиканың “Аэростан” һава ширкәтенең ИЛ-76 очкычы талиплар тарафыннын яулап алынган иде. Әлеге очкычта Әфганстан хөкүмәтенә талиплар хәрәкәтенә каршы көрәшер өчен корал җибәрелгән була. Мылтык патроннары тутырылган 1200 тартманы Кабул шәһәренә алып барып тапшырырга кирәк булган. Әмма Пакстан гаскәрләре ярдәмендә талипларның хәрби очкычы Ил-76 очкычын җиргә төшерелә. Татарстаннан 7 очучы елдан артык әсирлектә тотылды.

1996 елда очучылар очкычны һавага күтәреп талиплардан кача алып, Казанга кайтып төшкәч, Татарстанда шау-гөр килгән иделәр. Бу турыда язмаган бер генә массакүләм мәгълүмат чарасы калмагандыр. Очучыларның күбесе Русия каһрманы исеменә лаек булды. Әмма бу вакыйгаларның ахыры куанычлы булса да, күп кенә белгечләр “Кандаһар” серләре әле дә ачылып бетмәгән ди.

“Кандаһар” фильмының чыгарылуы янә 15 ел элек булган тарихны искә төшерде.

“Өмет калмагач сайлау оештырдык”

1995 елда Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы булып эшләгән Бернард Касыймов, Татарстан очучыларының Кандаһардан кача алуында үзенең дә өлеше зур булуын әйтә.

Бернард Касыймов
“Татарстан очучылары язмышы өметсез иде. Татарстан җитәкчелеге дә инде нишләргә белмичә баш ватты. Шул вакытта безнең янга “Радио России” журналисты Әминев килеп бераз котыртып китте. Аның сүзләренчә, очучылар янына бары тик сайлау вакытында тавыш җыюга сылтап кына якынаеп булачак. “Очучылар белән башкача аралашу юллары юк”, диде Җәүдәт Әминов.

Президент Миңтимер Шәймиев моны хуплады. Без бу сорау белән Мәскәүгә мөрәҗәгать иттек. Әмма анда “Без моны булдыра алмыйбыз” диделәр. Аның каравы Мәскәүдәге үзәк сайлау комиссиясе безнең ниятне хуплады. Шулай итеп Татарстан ягыннан дәүләт эшлеклеләре Тимур Акулов, Рәшит Булатов, мин һәм Мөнир Фәйзуллин, Кандаһарга сөйләшүләр алып барырга киттек”, ди Касыймов.

“Әфганстан эшенә тыкшынмагыз”


Талиплар, Татарстан очучыларын җибәрү барәбаренә Русия җитәкчелегенең Әфганстан хөкүмәте башлыгы Борханетдин Раббанигә ярдәм итүне туктатуны, Әфганстан эчке сәясәтенә тыкшынмауны сораган.

Әлеге хәлләрдән соң Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев талиплар җитәкчелегенә дә, Пакстан хөкүмәте башлыгына да, Берләшкән милләтләр оешмасы сәркатибенә дә мөрәҗәгать язган, әмма бу гамәлләрнең нәтиҗәләре булмаган. Шуннан соң инде татарстаннарга үз көчләренә генә таяну мөмкинлеге калган.

Бернард Касыймов, татарстаннарның талиплар белән барып сөйләшүе уңай нәтиҗәләргә китерер дип өметләнсәк тә, бу алай барып чыкмады, ди.

“Сөйләшүләр бик кискенгә килеп җитте. Шул вакытта Фәйзуллин оста гына итеп, талипләргә рәхмәтләр укый башлады. “Сез безнең очучыларга яхшы мөнәсәбәттә. Моны күреп торабыз. Аларны озак тотмавыгызга ышанабыз”, дип сөйләшүне җайлы гына тәмамлаган иде. Әмма безнең очучыларны җибәрмәделәр. Алар талипларга бик кирәк иде. Чөнки ул вакытта аларны беркем танымый иде. Кешеләрне әсирлектә тотып һәм безнең белән сөйләшүләр алып барып алар үзләренең барлыгын бөтен дөньяга танытырга теләде”, ди Касыймов.

Җомга намазы вакытында әсирлектән качу
Миңтимер Шәймиевнең әсирлектән качкан очучыларны каршы алуы


Татарстан очучыларының талиплардан ничек качуларын Касыймов болай тасвирлый.

“Җомга көн булган бу. 13.35 минут. Тышкы сакчылар җомга вәгазендә. Очкыч эчендә генә 3 сакчы. Аларны очучылар очкычны сынап карыйбыз дип алдалаган. Кабызуга очкыч полосага чыгарып тизлек җыя башлаганнар. Калган сакчылар моны күреп, очкычны Урал йөк машинасы белән туктатырга тырыша. Әмма очкыч җирдән инде күтәрелеп өлгерә.

Талиплар бу очкыч туры Русиягә таба очар дип уйлап, хәрби очкычларын шул юнәлештә җибәргән. Әмма ул радарлар күрмәслек итеп, астан гына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә таба очкан”, ди Касыймов.

“Кандаһар” фильмы ялганмы?

“Кандаһар” фильмының зур экраннарга чыгуына берничә көн генә калып бара. Әмма әлеге вакыйгаларда катнашкан Бернард Касыймов, бу фильм турында сөйләргә яратмый. Чөнки аның өзекләрен карап кына да, ул, әлеге фильмның чынбарлыкка туры килмәвен әйтә.

“Чынлыкта Кандаһарда бернинди дә сугыш булмады. Бу фильмда исә үтереш, кан коеш бара. Аны кайда төшергәннәрдер, әмма ул чынбарлыкка туры килми”, ди Касыймов.

Төмәндә яшәүче командир Владимир Шарпатовтан кала, әсирлектә булган Татарстан очучыларның барысы да: Газинур Хәйруллин, Александр Здор, Әсхәт Әббәзов, Юрий Вшивцев, Виктор Рязанов, Сергей Бутузов бүгенге көндә Казанда яши. Якын арада “Азатлык” радиосы “Кандаһар” фильмына карата аларның да фикерен тәкъдим итәр.
XS
SM
MD
LG