Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:46

Ак Йортның Евразия илләрендә энергетика эшләрен багучы махсус вәкиле Ричард Морнингстар АКШның бу төбәктә энергия сәясәтен аңлатты. Бу сәясәт уңышка ирешсен өчен Евразиядә әүзем эшләргә кирәк булачак, диде ул.

Морнингстар сүзләренчә, президент Барак Обама идарәсе энергетика өлкәсендә берьюлы өч максатны алга сөрә.

Беренчесе, иң мөһиме, Евразия төбәгендә яңа нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүне хуплау белән бергә альтернатив технологияләрне үстерү, энергия чыганакларын эффективрак куллану.

Икенчесе, Европа Берлеге илләренә энергия иминлегенә ирешүдә ярдәм итү. Әлегә бу илләр Русия белән Украина арасындагы бәхәсләр аркасында еш кына кыш уртасында ягулыксыз калырга мәҗбүр.

Өченчесе, Кавказ һәм Үзәк Азия илләренә нефть һәм газларын экспорт итү өчен яңа юллар табуда ярдәм итү. Морнингстар сүзләренчә, бу максат Кушма Штатларның бу төбәктәге тагы да киңрәк, икътисади үсеш һәм муллык тәэмин итү максатына бәйле.

Көньяк коридор

Бу вазифага Морнингстар узган ел дәүләт секретаре Һиллари Клинтон тарафыннан билгеләнгән иде. Атнакич көнне Американ тәрәккыяте үзәгендә ясаган чыгышында ул Кушма Штатларның энергетика өлкәсендә сәясәтен шәрехләде. Алда торган төп эшләрнең берсе итеп Морнингстар Каспий төбәге газын Европага китерү өчен яңа коридор булдыруны атады. Бу коридорны ул “Көньяк коридор” дип атады.

“Бу коридорга Набукко керергә мөмкин, шулай ук Төркия-Греция-Италия үткәргече. Икесе дә газ юлларын тармакландыруда стратегик әһәмияткә ия. Бу коридор Кавказ һәм Үзәк Азия илләренә сәүдә кереме һәм Европа белән озын вакытлы үзара файдалы хезмәттәшлек бирәчәк.”

Бу нисбәттән, Вашингтон Төркия белән Азәрбайҗанны Шах Дениз ятмасы мәсьәләсендә килешүгә ирешергә, газ ятмаларына бай Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрен бу коридорга өлеш кертергә чакыра.

Морнингстар Гыйрак премьер-министры Нури Әл-Мәликинең Көньяк коридор проектында катнашу ниятенә хуплау белдерде. Ә менә Тәһранның хәзерге сәясәтен искә алганда, Иран газына бу коридорда урын булмаячак, диде ул.

Русия – мөһим партнер

Европага килгәндә, Вашингтон фикеренчә, анда энергия иминлеген тәэмин итү өчен яңа үткәргечләр генә җитми. Шуңа күрә Кушма Штатлар уртак энергия базарын булдыру, газ сакланмаларын арттыру кебек Европаның үз башлангычларын да хуплый.

Русиягә килгәндә, Морнингстар сүзләренчә, Кушма Штатлар Русияне бу төбәктә төп уенчы, мөһим партнер дип саный һәм бар мөмкин өлкәләрдә хезмәттәшлеккә чакыра.

Европаның энергия иминлеге сәясәте Русия мәнфәгатьләренә каршы килә дигән фикерне ул кире какты. Бу сәясәт Русиянең үзенә дә файдага, диде ул.

АКШ һәм Русия президентлары карары белән төзелгән эшче төркемнәр арасында Энергия төркеме дә бар. Якын айларда бу төркемнең беренче утырышы үтәргә тиеш. Морнингстар сүзләренчә, шул очрашуда тарафлар бар булган каршылыкларны ачыклый алачак. Үз максатыбызга ирешү өчен безгә, шул исәптән, Русия белән дә, әүзем эшләргә кирәк, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG