Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Антон Чеховның тууына 150 ел тулуны Русиядә генә түгел, ә дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп узалар. Чеховның бөтен дөньяда танылу, аерым алганда аның әсәрләренең төрле телләргә тәрҗемә ителүе һәм күп ил сәхнәләрендә куелуы нәрсә белән бәйле?

Язучы, драматург Антон Чеховның иҗатына битараф булмаучылар, җомга көнне аның тууына 150 ел тулуын билгеләп уза.

Чеховның үлеменә шактый вакыт үтсә дә, аның әсәрләре дөнья күләмендә иң күп тәрҗемә ителүче булып кала. Шулай ук аңа ошатып иҗат итәргә теләүче язучылар да күп.

Төрле телләргә тәрҗемә ителгән Чеховның әсәрләре Токио, Сантьяго кебек ерак төбәкләрдә дә күрсәтелә. Быел ул беренче тапкыр африка халыклары телләренә тәрҗемә ителәчәк, шул исәптән суахили теленә дә.

Антон Чехов
Шактый тыйнак булган урыс язучысы ничәмә-ничә елдан соң да үзен шулай яратып искә алуларына мөгаен аптырар иде,.

1904-нчы елны туберкулез белән авырган Чехов үлеменә берничә ай калгач, үзенең әсәрләре әле тулысынча онытылганчы җиде еллап укылыр дип фаразлады.

Бу атнада бөтен дөньяда аның туган көне уңаеннан үткәрелә торган төрле-төрле чаралар аның фаразлары тәңгәл килмәвен күрсәтә.

Одессада туган, хәзер Берлинда яшәүче театр режиссеры һәм укытучы Юрий Альшиц бу көннәрдә Липецки өлкәсенең кечкенә генә Ельц шәһәрендә халыкара Чехов конференциясен оештыра. Бу чара өчен нәкъ Ельцның сайлануы Чеховның “Акчарлаклар” әсәрендә әлеге шәһәрнең искә алынуы белән бәйле.

Альшиц әйтүенчә, Чеховның әсәрләре әле киләчәк буыннар өчен дә кызык булачак.

“Аның каләме ул ниндидер аерым бер гасырга карамый. Минем уйлавымча, аның пьесаларын 100 елдан соң да куеп булачак. Чөнки әсәрләре Шекспирдагы кебек һәрвакыт “җанлы” булып кала. Эчтәлеге бик гади булса да, анда күп мәгънә салынган. Һәм һәрбер гасыр кешеләре анда үз проблемнары чагылышын күрә”, ди ул.

“Акчарларлаклар”ның аягы җиңел булды


Чеховның “Акчарлаклар” спектакле 1898 елда Мәскәү сәнгать театрында куела һәм зур уңыш казана.

Аннан “Ваня абзый” (“Дядя Ваня”), “Өч сеңел” (“Три сестры”) һәм “Чия бакчасы” (“Вишневый сад”) пьесаларын да ул нәкъ Мәскәү театрында кую өчен яза. Тамашачы бу пьесаларны да бик яратып кабул итә.

Грузин театры режиссеры, шулай ук Тифлис театр һәм кино университетын җитәкләүче Георгий Маргвелашвили Чеховның иҗатында күпләр үзләрен күрә дигән фикердә.

“Ул язган кичерешләр күпләргә бик таныш һәм якын тыела. Кеше үзенең үткәне һәм бүгенгесе белән очрашкан кебек була. Тамашачылар үз тормышларында авырлыкларның чагылышын күрә. Аның пьесалары искермәвенең төп сәбәбе шулдыр. Һәр буын театр режиссерлары аның пьесаларына мөрәҗәгать итү ягын карый”, ди ул.

"Чия бакчасы" әсәреннән өзек
Чеховны Британиядә дә, Парижда да искә алалар


Чеховны аеруча да Бөекбританиядә яраталар һәм ил театрлары үз сәхнәләрендә һәрдаим аның пьесаларын куя. Чеховны өйрәнүче һәм тәрҗемәче британлы Розамунд Бартлетт әйтүенчә, аларның халкында күп әйбер мәзәк аша бирелә. Һәм Чехов иҗатында да бу шактый.

Урыс язучысын шулай ук Парижда да бик хөрмәт итәләр. Аның “Чия бакчасы” спектакле узган елны мәшһүр Театр де ла Коллин.да күрсәтелеп, зур казанышка ия булды һәм кабатлап дәүләт телевидениесендә дә күрсәтелде.

Француз режиссеры Ален Франсын Чеховның әсәрләрендә драма белән комедиянең бергә кушылуы аерым бер мәгънә бирүен әйтә.

“Мин Чехов пьесалары белән эшләүне дәвам итәм. Һәм анда трагедия белән комедиянең кушылмасын аңларга тырышам. Трагедия үзе генә булганда кызык түгел, күңел төшә. Комедия генә булганда да, барысы да көлкегә генә кайтып кала. Минем уйлавымча, аларның бергә кушылып баруы мөһим”, ди ул.

Мәскәүдә бу атнада Чеховның тууына 150 ел тулу уңаеннан ярты ел дәвам итәчәк халыкара театрлар фестивале башланды. Анда Германия, Швеция, Чили, Канада театрлары Чехов пьесаларын тәкъдим итә.

Казанның Качалов исемендәге урыс академия театры да җомга көнне Чеховның тууына 150 ел тулу уңаеннан “Чия бакчасы” спектаклен куйды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG