Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:01

Фәүзия Бәйрәмовага карата барган мәхкәмә эшендә шаһитлардан сорау алу нәтиҗәләре шактый игътибарга лаек. Шаһитлар күрсәтмәләре буенча, татар зыялылары Милли Мәҗлес карарларын хуплый, анда җинаять эше күрмиләр. Шул ук вакытта мәхкәмә барышында кайбер шаһитларга органнар тарафыннан көч куллану, психологик басым булуы да ачыкланды.

Язучылар, депутатлар Милли Мәҗлес карарларын хуплый

Мәхкәмәнең шаһитлардан сорау алу өлешендә Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Чаллы язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов та булды. Аңа күпсанлы сораулар арасында мондыйлары да бирелде:

"Милли Мәҗлес мөрәҗәгатендә Русиядә урыслаштыру сәясәте барлыгы да әйтелә. Моңа нинди мөнәсәбәттә торасыз?"

“Урыслаштыру сәясәте бар. Беренче сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр татарча укыган мәктәпләр генә татар мәктәбе дип санала ала. 2008 елга кадәр Актаныш районында 21 татар урта мәктәбе бар иде. Хәзер аларның саны 10га калды. Бу - БДИне урысча бирергә мәҗбүр итү белән бәйле. Шәһәрләрдә хәзер чиста татар мәктәпләре барлыгын белмим.

Православ дине әһелләре телевидение-радиодан чыкмый. “Милли Мәҗлес” карарларында “колониализм” турында да сүзләр бар. Тарихчы буларак шуны әйтәм, татар иле яулап алынды. Русиянең колонизация белән бәйле булуы хакында урыс язучыларының дистәләгән язмасын мисал итеп китерә алам. Бу сүз кулланышта һәм аның буенча кешене хөкем итү дөрес түгел”, диде язучы, Бөтендөнья Татар Конгрессының Чаллы бүлеге әгъзасы Вахит Имамов.

Аның әйтүенчә, җәмәгать оешмаларында чит илләрдә яшәүче татарлар да әгъза булып тора ала. Язучылар оешмасында да, БТК идарәсендә дә һ. б. оешмаларда да чит илләрдә яшәүче татарлар бар. Дөньякүләм мөрәҗәгатьләр дә тыелмаган. Моңа оешмаларның нигезләмәсе рөхсәт бирә, хөкем кузгатырлык эш юк. Татарның 350дән артык язучысы Милли Мәҗлес карарларын хуплый.
Галимҗан Зарипов Чаллы шәһәр Шурасы депутаты. 1992-1995 елларда хакимиятнең милли мәсьәләләр буенча бүлеген җитәкләгән кеше.

Тәрҗемәче Зифа Әхәтова
“Милли Мәҗлес карарлары мөрәҗәгатьләре 1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында кабул ителгән документка, 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Конституциягә нигезләнгән. Анда Татарстан халыкара хокуклы субъект дип игълан ителде. Халыкара оешмаларга, БМОга тагын бер кат шушы хакта искә төшерүне җинаятькә санамыйм”, диде депутат Галимҗан Зарипов.

Аңа басым булган

Илнар Шәйхетдинов югары уку йорты доценты. Милли Мәҗлеснең 2008 ел, 20 декабрь утырышында катнашкан. Мәхкәмә эше документлары буенча, 4 тапкыр прокуратура һәм ФСБ биналарында сорау алуда булган. Ләкин күрсәтмәләр язылган протоколга имза куймаган. Хөкем эшен алып баручы казый ни өчен имза куймау белән кызыксына.

“Үзем әйтмәгән сүзләр өчен кул куймыйм. Кул куйдыру өчен физик һәм психологик басым булды. Имза куйган очракта эшемдә үсеш булуын, тулай торакта яшим, фатир шартларын яхшыртуда, килешү (контракт) төзү турында әйттеләр. Контракт төзү Бәйрәмованы утырту өчен кирәклеген дә аңлаттылар. Бу хакта беркайда, беркемгә сөйләмәүне таләп иттеләр. Миңа Ф.Бәйрәмова, В.Мирзаянов хакында язылган беркетмәгә имза куярга тәкъдим иттеләр. Ләкин имза куймадым”, дип белдерде мәхкәмәдәге сорауларга җавап биреп Илнар Шәйхетдинов.

Өч көн буе барган мәхкәмә утырышларында Башкортстан ТИҮ идарә әгъзасы Роберт Ярулла да катнашты.

“Мәхкәмә – фәкать өске даирәләрдән төшкән сәяси чара. Хакыйкать безнең якта. Табигать биргән хокуклар өчен көрәшәбез”, диде “Азатлык”ка Роберт Ярулла.

Фәүзия Бәйрәмова тәрҗемәче Зифа Әхәтовадан баш тарткан иде. Мәхкәмә эшенә башка тәрҗемәче табу күп вакытны ала икән. Шунлыктан эш Зифа ханым катнашында дәвам итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG