Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:26

Әфган хөкүмәте НАТО көчләренең 4 хәрбине үтерүен хөкем итә


Әфган саклану министрлыгы Вардак виләятендә НАТО һава һөҗүмендә ялгышлык белән 4 әфган хәрбиенең үтерелүен хөкем итеп чыкты.

Хөкем итү белдерүендә тикшерү үткәреп фаҗига өчен гаеплеләрне җавапка тартырга чакырыла.

Бүген иртән башка бер әфган хәрби төркеме белән бәрелешкән НАТО-Әфганстан хәрбиләре ярдамгә һава көчләрен чакырган булган.

НАТОның Әфганстандагы Халыкара иминлек ярдаме көчләре Көнбатыш һәм әфган көчләре арасында бәрелеш булуын расласа да, тәфсиллерәк мәгълумат бирми.

XS
SM
MD
LG