Accessibility links

Кайнар хәбәр

АвтоВАЗ эшчеләре хезмәт кануны бозылуга зарлана


Гыйнвар аеннан АвтоВАЗ ширкәтендә баш прокурорның кабул итү бүлмәсе эшли.
Прокуратураның матбугат хезмәте әйтүенчә, гыйнвар аенда АвтоВАЗның 450-дән артык эшчесе баш прокуратурага шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Ә Тольяттиның район мәхкамәсенә, бер көн эчендә генә, 26 гыйнварда хезмәт хакларын түләтү турында Автоваз хезмәткәрләреннән 15 мөрәҗәгать тапшырылган.

Прокуратура әйтүенчә, эшчеләр күбрәк эшчеләрне киметү карары нигезендә югалткан хезмәт урыннарына кире кайтаруны таләп итә һәм эшчеләрне киметү карарын гамәлдән чыгарырга тели.

Баш прокуратураның кабул итү бүлмәсе 10 февральгә кадәр эшләячәк.
XS
SM
MD
LG