Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Мәдәният дөньясы күренекле рус язучысы, драматург Антон Чеховның тууына 150 ел тулуны зурлап бәйрәм итә. Татар тамашачысына Чеховны күрсәткән Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, кешенең ни өчен тууы турында Чехов куйган сораулар кешелекне мәңге кызыксындырачак.

Чеховка багышланган кичәләр, мәдәни чаралар Русиядән читтә дә үтә. Казанның Качалов исемендәге рус академия театры җомга көнне тамашачыга Чеховның «Чия бакчасы» күрсәтте. Чехов әсәрләре Казанның Галискәр Камал исемендәге татар театрында да еш күрсәтелә. Камал театры 1990 еллар ахырында аның «Акчарлаклар», ә соңгы елларда «Три Сестры» әсәрен «Өч сеңел» исеме белән сәхнәләштерде. Азатлык радиосы әлеге әсәрләрне татар тамашачысына күрсәткән Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә Чехов иҗаты турында берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

Фәрит әфәнде, соңгы арада татар театрында рус классиклары бик күрсәтелми бит. Шулай да сез Чехов әсәрләрен сәхнәгә куйдыгыз. Ни өчен нәкъ менә Чехов?

Фәрит Бикчәнтәев
Татар театры иң беренче көннәрдән алып ул гел мөрәҗәгать итте урыс классикасына, чит ил классикасына. Ул Кариевлар, Тинчуриннар заманыннан алып, Сәхипҗамаллар... Ул гел шулай булды. Шуңа күрә миңа бик үк аңлашылып бетми ул сорау. Аны миңа бик еш бирә башладылар. Менә мин җитәкли башлаганнан бирле, нишләптер ул сорауны миңа бирә башладылар. Марсель абый Островский пьесаларының бөтенесен диярлек куеп бетерде. Островскийны, Гальдонийларны... Шуңа күрә татар театрында беркайчан да репертуардан төшкәннәре юк урыс классикасының да, чит ил классикасының да. Ә инде ни өчен Чеховны? Мин Чеховны, гөмүмән, яратам. Шуңа күрә алдым Чеховны.

Татар тамашачысы Чехов әсәрләре нигезендә куелган спектакльләрне ничек кабул итә?

Төрлечә, төрлечә, әлбәттә. Аны миңа әйтәләр. Ул проблема инде. Нишләп сез куясыз дип. Минемчә, бу театрның проблемасы түгел, бу тамашачының проблемасы. Күрәсең, алар әле Чехов дәрәҗәсенә җитмәгәннәр. Тамашачыларның зәвыгы турында сүз бара. Күрәсең, совет чорында, яки менә совет чорыннан соң, менә туксанынчы еллардан алып без аларны бозып бетергәнбез, эстрадалар белән, сериаллар белән. Бозыла ул, аның зәвыгы бетә. Шуңа күрә бу тамашачының проблемасы. Театр ничек куйган, шулай куячак ул әсәрләрне. Әлбәттә, тамашачыга җиңел түгел ул әсәрләрне кабул итәргә. Чехов катлаулы.

Чеховның иҗаты инде бик күптәнге булса да, аның тууына инде 150 ел тулса да, дөньяда аның әсәрләре бик популяр, дөнья тамашачысы аны бик яратып кабул итә. Моның сәбәпләре, сере нәрсә дип уйлыйсыз?

Һооо, аның серенә төшенсәң... Менә шул серенә күрә куялар да, аны чишмәкче булалар, ачмакчы булалар шул серне. Шуңа күрә дә ул бик серле язучы. Аның тормышы да бик серле булган. Шулай да, минемчә беренче чиратта, хикмәт кешенең язмышында түгел. Чехов бит ул беркайчан да зур форма белән шөгыльләнмәгән. Романнар язмаган ул. Ул менә күбрәк хикәяләр белән, кыска гына булган әсәрләр белән эш иткән. Ләкин менә шул кыска гына булган әсәрдә... Чеховның бик бөек фразасы бар: “Краткость сестра таланта”. Ул кыска гына бер-ике җөмлә белән кешенең язмышына, кешенең асылына төшенә иде. Аның кебек нечкә, шул ук вакытта аның кебек юмор белән, кешене сүрәтләүче бүтән язучы, минемчә юк иде.

Инде дөнья үзгәрә тора, кешеләр дә, җәмгыять тә акрынлап үзгәрә. Әмма Чехов әсәрләре һаман да шулай ук популяр булып кала.

Кешелек дөньясының бит, кешеләрнең һаман да үзләре турында беләсе килә. Әдәбият тә шуның белән эш итә. Без дә театрда һаман кешене аңларга тырышабыз, аңлатырга тырышабыз. Ни өчен ул дөньяга килгән, ни өчен туган. Менә шул сорауларны ул шул кадәр ачык итеп куйган. Һәм шул сорауларга җавап та бирмәгән. Шуңа күрә ул сорауларга кешелек дөньясы гел мөрәҗәгать итәчәк. Шуңа күрә ул сер булып калачак та. Аның бөтен кызыгы да шунда. Сер булганга күрә.

Сез дә якын арада аңа тагын мөрәҗәгать итәргә җыенмыйсызмы?

Һичшиксез, мөрәҗәгать итәчәкмен. Әмма әлегә уйланган, сер булып тотылган андый план юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG