Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай АКШның Тайваньга корал сатуын хөкем итә


Кытай АКШның Тайваньга корал сатуын хөкем итүче яңа белдерү белән чыкты.

Кытай тышкы эшләр министры Яң Җиечи рәсми Синһуа хәбәр агентлыгына Кушма Штатлар Кытайның иминлегенә һәм Тайвань белән берләшү тырышлыкларына зыян китерде диде.

Яң Кытай белән АКШ корал сату мәсьәләләре турында күп кенә сөйләшүләр үткәрде, әмма Вашингтон Пекиңның корал сатуны туктату таләпләренә колак салмады диде.

Шимбә көнне Вашингтон АКШның Тайваньга 6.4 миллиард долларлык корал сату планы игълан ителгәннән соң, Кытайның АКШ белән хәрби алмашны һәм иминлек сөйләшүләрен туктатуына кызганыч белдерде.
XS
SM
MD
LG