Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Пакстандагы Талибан башлыгының үлеме хәбәр ителә


Пакстан дәүләт телевидениесе Пакстандагы Талибан башлыгы Хәкимулла Мәхсүт бу айда читтән идарә ителүче очкыч һөҗүмендә алган яралардан вафат булды дип хәбәр итә.

Исеме аталмаган рәсми чыганакка таянучы бу хәбәр әлегә башка чыганаклардан расланмаган.

Талибан сүзчесе Мәхсүтнең үлүе турында хәбәрне кире кага. Генерал Атар Аббас Пакстан хәрбиләре бу хәбәрнең дөреслеген тикшерә диде.

Телевидение Мәхсүтнең Әфганстан чигенә якын булган Төньяк Вәзирстанда, хатынының атасы йортында үлгәнлеген белдерә.

Баштарак аның гыйнвар аенда АКШ ракета һөҗүмнәреннән зарарсыз котылуы турында хәбәрләр булган иде.

Хәкимулла Мәхсүтнең үлеме Талибанга каршы сугыш алып баручы Вашингтон өчен дә, Исламабад өчен дә мөһим уңыш була ала.

XS
SM
MD
LG