Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямән хөкүмәте сугышчылар тәкъдимен кире кага


Югары Саклану шурасы белдерүендә гыйсъянчылар башта хөкүмәтнең һөҗүмнәрне туктату турында сентябрь аендагы тәкъдимен үтәргә тиеш диелә.

Ул тәкъдимдә хөкүмәт сугышчыларның коралсызлануын, тотык итеп алынган хәрбиләрне һәм милекне азат итүен, ябылган юлларны ачуын, стратегик әһәмияткә ия урыннардан чигенүен һәм конституциягә буйсынуын таләп иткән иде.

Бүген Саклану шурасы шулай ук сугышчыларның Согуд Гарәбстанына һөҗүм итмәскә вәгъдә бирүен таләп итте.

Шимбә көнне гыйсъянчылар башлыгы Габдел-Мәлик әл-Һәүти хөкүмәтнең һөҗүмнәрне туктату тәкъдименең баштагы шартларын үтәргә әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG