Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Гыйрак зур нефть ятмасын Лукойлга бирә


Русиянең Лукойл ширкәте Норвегиянең Статойл АСА ширкәте белән берлектә Гыйрактагы иң зур нефть ятмаларының берсен үзләштерү турында Багдад белән килешүгә иреште.

Associated Press агентлыгы хәбәр итүенчә, 20 еллык килешү нигезендә Лукойл җитәкчелегендәге әлеге төркем Көнбатыш Курна 2 нефть ятмасын үзләштерү эшен алып барачак.

Бу ятмада 13 миллиард мичкә чамасы нефть бар дип исәпләнелә. Ул узган айда сугыштан соң икенче мәртәбә үткәрелүче тәкъдим итүдә катнашкан 15 нефть ятмасының иң зурысы.

Килешүне тагын 5 елга озайту мөмкинлеге дә каралган.

1997 елда бу ятманы үзләштерү Лукойлга бирелгән иде инде. Әмма 5 елдан ул чактагы Гыйрак президенты Сәддам Хөсәин әлеге карарны гамәлдән чыгарды.

XS
SM
MD
LG