Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Германиянең Конституцияне саклау федераль идарәсенең соңгы еллык хисабына караганда, икътисадый кризис чорында Русиянең алман илендә икътисадый күзләү эшчәнлеге аеруча көчәйгән.

Хисапта Германия ширкәтләренә һәм дәүләт оешмаларына икътисадый күзләү хезмәтләренең игътибары арта баруы әйтелә.

Һәр 5 очракның дүртендә икътисадый күзләү белән үзара көндәшлек итүче ширкәтләр шөгыльләнә. Алар арасында Германиянең үз ширкәтләре дә, чит илнекеләр дә бар

Әмма, конституцияне саклау идарәсе белдерүенчә, Европа Берлегендә вә НАТОда мөһим урын алып торган, югары технологияле ширкәтләре күп булган Германиядә чит ил күзләү хезмәтләре дә көчле эшчәнлек алып бара.

Хисапта әйтелүенчә, илдә Кытай һәм Русия күзләү хезмәтләре аеруча актив эшли. Анда шулай ук Якын, Урта һәм Ерак Көнчыгыш күзләүчеләре дә тулган.

Алман белгечләре фикеренчә, икътисадый кризис шартларында икътисадый күзләүнең әһәмияте шактый арткан.

Кайбер исәпләүләргә караганда, яшерен икътисадый мәгълуматларны урлау Германиягә елына кимендә 50 миллиард евролык зыян китерә. Әмма бу сан якынча гына. Чынлыкта күпме мәгълумат урланганлыгын беркем дә белми.

Конституцияне саклау идарәсенең күзләүгә каршы бүлеге башлыгы Буркхард Эвен Welt am Sonntag газетына интервьюда икътисад һәм финанс кризисы Русия хөкүмәтенең Германиядәге серләргә ихтыяҗын арттырганлыгын, нәтиҗәдә Мәскәү күзләү хезмәтләре эшчәнлегенең көчәйгәнлеген белдерде. Ул моны “реаль һәм конкрет куркыныч” дип атый.

Русия күзләүчеләрен бигрәк тә Германия энергетикасы, аерым алганда яңартыла торган энергия чыганаклары һәм энергияне нәтиҗәлерәк куллану өлкәләрендәге яңа хезмәтләр һәм Германиянең энергия тәэминатын төрлеләндерү стратегиясе кызыксындыра.

Моннан тыш, Германия күзләүгә каршы хезмәтләре әйтүенчә, Русия күзләүчеләре Русия энергия ширкәтләренә, аерым алганда, Газпромга ярдам итеп килә. Газпромның Германиядәге энергия кулланучыларга турыдан-туры чыгу тырышлыклары кайбер уңышларга да китерде.

Welt am Sonntag Владимир Путинның 2007 елның октябрендә Михаил Фрадковны Тышкы күзләү хезмәте башлыгы итеп билгеләгәндә Тышкы күзләү хезмәтенең бурычларыннан берсе дөнья икътисадындагы хәлләрне күзәтеп бару һәм илдән читтә Русия ширкәтләре файдасына эш итү булуы турында әйткән сүзләрен китерә.

Нәкъ менә икътисадый күзләүнең әһәмиятле булуы турында Тышкы күзләү хезмәтенең элекке башлыгы Сергей Лебедев та белдергән иде. Ул мондый мәгълуматнең бәяләп бетергесез кыйммәтле булуын, фәнни-техник мәгълуматләрнең һәм технологияләрнең күп урынлы саннар белән исәпләнүче файда китерүен әйтте.

XS
SM
MD
LG