Accessibility links

Сембер Татар автономиясенең башкарма комитеты утырышы узды


Сембер Татар автономиясенең башкарма комитеты соңгы утырышында җитди мәсьәләләр карады. Иң беренчесе һәм иң мөһиме – “Татар баласының ана теленә гарантияләнгән хокукы”.

Киңәйтелгән утырышка Өлкә хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Виктор Корнев, кеше хокуклары белгече Галина Эдварс һәм кайбер башка түрәләр дә катнашты. Анда өлкә башлыгының беренче урынбасары Алекандр Пинков та катнашыр, дигәннәр иде. Вакыт тапмаган булып чыкты.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә куелган иде. Иң беренчесе һәм иң мөһиме – “Татар баласының ана теленә гарантияләнгән хокукы” дип аталган. Автономия рәисенең урынбасары Рифкать Әхмәдуллов нотыгы нәкъ шуңа багышланган иде.

"Өлкә буенча белем бирүнең төп эчтәлеге этно-мәдәни, социаль-икътисади, демографик шартлардан чыгып хәл ителә. Ана телен өйрәнү һәм мәктәптә шул телдә уку кешенең аерылгысыз хокукы. Бу мәсьәлә буенча ата-аналардан сораштыру кирәк диләр. Ә физика, математика, инлиз теле кебек фәннәргә укучы ризалыгы сорыйлармы соң? Мәсьәләне болай кую кеше хокукларын санга сукмау булып тора", диде ул.

Утырышка укучыларының байтагы татар-чуаш балалары булган мәктәпләр җитәкчелеге дә чакырылган булган. Рифкать әфәнде әйтүенчә, алар бирегә килмәскә күрсәтмә алганнардыр кебек. Шулай ук өлкә үзәгенең элитный гимназия, лицей, мәктәпләре дә татар-чуаш телләре белән кызыксынмыйлар. Без мэриягә мөрәҗәгать итәбез, ә алар урынына, нигәдер, Өлкә парламенты рәисе Борис Зотов җавап бирә, диде автономия җитәкчесе урынбасары.

Аның шундый зарланулары Автономия дип аталган оешмага да җитди караш юклыгын күрсәтәдер. Югыйсә, нәкъ “Туган тел”гә җитди караш җитмәгәнлектән, ярымрәсми статуслы автономияне тудырырга мәҗбүр булган иделәр бит “Туган тел”нең активистлары. Димәк, хакимияткә каршы сүз әйтмичә, яраклашып яшәү дә милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүдә әллә ни уңышка китерә алмый булып чыга.

Шулай итеп, ана теле хәлләре, мәктәп мәсьәләләрен турындагы күзәтү зарланулы вәзгыятьне раслау белән чикләнде.

Ялга китәчәк Сергей Ермаков урынына шәһәр мэры булып сайланырга тиеш кандидат - Өлкә башлыгының беренче урынбасары Александр Пинков, үзе утырышка килмәсә дә, аның наказлар кабул итәчәге турындагы вәгъдәсеннән чыгып, милли ихтыяҗларны аңа да җиткерергә булдылар. 9 февральдә 200 кеше сыйдырышлы залда билгеләнгән очрашуга гозер-тәкъдимнәр әзерләргә кирәк, диделәр.

Утырыш караган икенче мәсьәлә – Өлкә үзәге Думасына сайлауларда катнашучы татар егетләре файдасына үгетләү эшләре турында булды. Монысы инде болай да аңлашыла торган мәсьәлә дип, сүзне кыска тоттылар. Ә менә протоиерей Скаланың тулы бер шәһәрдәй Чиркәүләр комплексы янында мәчет салдыруга каршы чыгуы турында тәфсилле сөйләшү булды.

Эш менә нәрсәдә. “Халыклар дуслыгы”, “Диннәр татулыгы” кебек төшенчәләрнең мөһимлегеннән чыгыптыр инде, өлкә башлыгы Сергей Морозов шул комплекс белән янәшәдә Җәмигъ мәчет салуга да фатиха биргән иде. Моңа җавап итеп, протоиерей Скала интернетта өлкә башлыгының карарын тәнкыйтьләп чыкты. Аның өндәмәсен “Симбирский курьер” газеты да таратты.

“Туган тел” оешмасы да әлеге мәсьәләгә үз карашын белдереп, шушы газетка хат тапшырган иде. Тик редакция аны дөньяга чыгармады. Югыйсә, анда сүз бары тик киң рекламаланган “толерантлык“ төшенчәсе турында гына бара иде.

“Словарь иностранных слов” дигән китап бу сүзнең өч мәгънәсен бирә. Баксаң, беренче урындагысы болай яңгырый: “Организмның тышкы тәэсирләргә каршы тору сәләтен югалтуы”. Икенчерәк әйтсәң, СПИД килеп чыга. Газет бу темага тәкъдим ителгән язманы бастырмады. Ә Скала фикере - “истина в последней инстанции” кебек килеп чыкты.

Автономия рәисе Фәрит Әюпов, мәхкәмәләшеп булса да, аны бастыртачакбыз, дип вәгъдә бирде…

Утырыш артабан Өлкә башлыгы Сергей Морозов тәкъдим иткән урында – шул тулы бер шәһәрдәй күренүче Чиркәүләр комплексы янында Җәмигъ мәчет төзү мәсьәләсен тәфсилләп карады. Бу олуг төзелешкә акча туплау өчен махсус фонд булдырырга карар кылынды. Аның президенты итеп күренекле малтабар Радик Гафуровны сайлап куйдылар. Һәм ул татар өчен генә түгел – өлкәдә яшәүче барча мөселманнар өчен дә уртак милек булырга тиеш, дигән карарга килделәр.
XS
SM
MD
LG