Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Мәскәүдә рөхсәтсез митингта тоткарланганнар иреккә чыкты


Мәскәүдә якшәмбе көнне җыеннар үткәрү иреген яклаучы рөхсәтсез урам җыенында тоткарланган кешеләрнең барысы да иреккә чыгарылган.

Хокук саклаучылар әйтүенчә, барлыгы бер йөзләп кеше тоткарланган булган.

Kasparov.ru интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә, протест чарасына 700-ләп кеше җыелган, һәм, күпсанлы тоткарлауларга карамастан, урам җыены сәгать ярым дәвам иткән.

Җыелган халык Путинга каршы шигарьләр кычкырды.

Шуңа охшаш җыеннар Петербур, Ростов-Дон, Иркутский, Әстерхан, Красноярский, Омский, Мурманский, Владивосток шәһәрләрендә дә үтте. Аларның кайберләрендә берничә кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG