Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ рәсмиләре стратегик корал килешүе сөйләшүен яңартты


Русия һәм АКШ рәсмиләре дүшәмбе Женевада атом коралларын киметү турында яңа килешү сөйләшүләрен яңартты. Яңа килешү узган декабрь башында мөддәте чыккан СТАРТ килешүен алмаштырачак.

Узган атнада Русия президенты Дмитрий Медведев килешүнең 95 проценты әзер дип белдерде.

Соңгы айларда бу турыда төрле эшче төркемнәр арасында сөйләшүләр барды. Бүген башланган сөйләшүләрдә саклану һәм галәм өлкәләрендәге рәсмиләр дә кергән тулырак төркемнәр катнаша.

Медведев килешүгә ирешүгә өметен белдерсә дә, АКШның Европада ракета калканы урнаштыру нияте киртә була ала дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG