Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

Мәскәү ОМОНы Русия президентына хат юллый


Мәскәүдә урам җыеннарына каршы кулланылучы ОМОН бүлеге үз җитәкчелегенең канун бозуына зарланып Русия президентына хат юллаган.

Унлап ОМОН хезмәткәренең президент Дмитрий Медведевка һәм баш прокуратурага хаты «Новое Время» атналык журналында да басылып чыкты.

Хатта алар үз җитәкчеләренең һәр хезмәткәргә эш көне ахырына 3 кешене тоткарларга кушуына, үз бүлекләренең акча эшләү структурасына әверелүенә, төрле эшмәкәрләр өчен эшләргә, фәхишәләрне сакларга мәҗбүр ителүенә зарлана.

XS
SM
MD
LG