Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:33

Русия архитекторлары һәм иске биналарны яклаучылар комитеты Самарда урак һәм чүкеч рәвешендә төзелгән үзенчәлекле бинаны саклап калу өчен көрәшә. Шәһәр хакимияте 1930нчы елларда Самарда төзелгән иске биналарны җимереп, анда яңалары өчен урын булдыруны күздә тота.

Самардагы урак һәм чүкеч рәвешендә эшләнгән бина дөньяда бердән-бер.

“Корылма-кухня” дип йөртелгән бу бина 1930нчы елларда зур ашханә буларак төзелгән. Хәзер архитекторлар аны совет чоры мирасы буларак саклап калырга тели һәм сүтелүенә каршы чыга.

Әлеге “Корылма-кухня” Масленников хәрби оешмасында эшләүчеләрне тукландыру өчен төзелә. Тумышы белән Самардан булган Мәскәү архитекторы Виталий Стадников әйтүенчә, Масленников корылмасының үсеш алган вакытында әлеге ашханәдә 9 меңнән артык ризык пешергәннәр.

“Бу “Корылма-кухня” барлык эшчеләрне тукландыруга исәпләнгән иде. Аның төзелеше дә үзенчәлекле. Уракта – ашханәләр, ә чүкечнең тоткычында - идарә биналары, чүкечендә - пешерү урыннары”, ди ул.

Урак белән чүкечнең кисешүе рәвешендәге бу ашханә совет заманында хезмәт һәм гаилә тормышын бергә алып бару ниятендә эшләнгән. Чөнки өйдә ашау элекке буржуаз заманы калдыгы буларак саналган. Ашханәләрдә эшчеләр бергә тәҗрибә уртаклашып ашарга тиеш булган.

Cоветлар заманына караган символлар соңрак башка урыннарда да пәйдә булды. Мәскәүдәге Кызыл Армия театры йолдыз рәвешендә төзелде.

“Көнбатыш архитекторының башына да килмәс иде урак һәм чүкеч рәвешендәге бина ясарга. Әмма безнең Русия, совет карашы шулай тәрбияләнгән. Аңа шундый бурыч куелган икән, ул аны профессиональ дәрәҗәдә сыйфат белән башкара”, ди Cтадников.

Аның әйтүенчә, бинаның архитекторы хатын-кыз булуы да бик сирәк күренеш.

“Бинаның проект авторы – Екатерина Максимова. Бу ул вакыт өчен, хәтта хәзерге заман өчен дә бу бик сирәк күренеш. Чынлыкта бер генә дә авангард чорына караган гамәлдәге архитектор хатын-кыз исеме искә төшми”, ди ул.

Әлеге “Корылма-кухня” соңыннан сәүдә үзәге була, әмма 1990 елларда ул ябыла һәм шуннан бирле буш тора. Хәзер анда яңа төзелеш проектын башлау күздә тотыла.

Әмма архитекторлар һәм мирасны саклаучылар бу төзелеш зур зыян китерәчәген әйтә. Һәм керем хакына шундый тарихи бинаны җимерүгә каршы чыга.

Мәскәү архитекторы институты профессоры Наталия Душкина сүзләренчә, шәһәр хакимиятләре инвесторларны нәкъ иске биналарны төзекләндерүгә җәлеп итәргә тырыша.

Халык һәм җирле басмалар тарафыннан басымның артуы “Корылма-кухня”ның әлегә сакланып калуына ярдәм итте. Әмма җирле җитәкчеләр биргән вәгъдәләр әле дә үтәлми һәм бина тарихи мирас буларак саналганнар исемлегенә кертелми.

Элек Самарда исемлектә 2 мең тарихи мирас биналары булса, хәзер аларның саны 900гә генә калган.

XS
SM
MD
LG