Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае өчен эшкуарларны саву


Билгеле эшкуар һәм кеше хокуклары яклаучы Николай Швецов республика хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаев һәм Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачевларга мөрәҗәгать күндерде.

Анда сүз быел узачак Бөтендөнья башкортларының өченче корылтаена акча җыю турында бара. Николай Швецов сүзләренчә, район, шәһәр хакимиятләре һәм Уфа мэриясе эшкуарларны чакыртып акча “сава башлаган”. Башкала хакимиятендә, мәсәлән, сәүдә ширкәтләре җитәкчеләреннән 50 меңнән алып 200 меңгә кадәр акча күчерүне таләп иткәннәр. Район һәм шәһәрләрдә ул акчаның күләме 10 меңнән 100 мең сумга кадәр.

Швецов сүзләренчә, корылтайны үткәрү өчен 2,5 миллиард сум акча сарыф итү каралган. Шуның бер миллиарды республика казнасыннан, калган миллиард ярымы эшкуарларны “буу” исәбенә җыелырга тиеш.

Швецов республика казнасында ун миллиардтан артык дефицит булган елда бу кадәр акчаны аерым бер милләт мәнфәгатенә тоту әхлаксызлык дип исәпли. Ул хөкүмәт җитәкчесе һәм парламент башларыннан эшкуарлардан ”савым сыеры” ясауны туктатуны чакыра.
XS
SM
MD
LG