Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров белән "Новая Газета" мәхкамәсез килешмәячәк


Чечня президенты Рамзан Кадыровның һәм "Новая Газета"ның вәкилләре Кадыровның үз абруен яклау турындагы мөрәҗәгате турында Басман мәхкамәсе тәкъдим иткән хөкемгә кадәр килешү тәкъдимен кире какты.

Чечня президентының адвокаты Андрей Красненков Интерфакс агентлыгына мөрәҗәгать итүче белән җавапка тартылучының фикерләре аерыла дип белдерде.

Кадыров "Новая Газета"да 2008 елда һәм 2009 ел башында басылган 6 мәкаләдә үзен зур җинаятьләрдә гаепләүләре һәм абруена тап төшерүләре турында белдерде.

Кадыров аларда язылганнарны кире кагуны һәм 800 мең сумнан артык акча түләүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG