Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендәге җитештерү корылмасында янгын сүндерелде


Иркутски өлкәсенең Шелехов шәһәрендә, өлкәс үзәгеннән 20-ләп чакрымда "СУАЛ ПМ" алюминий җитештерү корылмасында шартлау һәм янгын булды.

Бер кеше үлде, берәү тәне пешеп хастаханәгә салынды.

Бу ширкәт "РУСАл" төркеменә керә. Анда янгын 700-ләп квадрат метрга җәелгән.

Янгын сүндерелеп аның әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау эше башланды.
XS
SM
MD
LG