Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев һәм татар киләчәге


Рәфис Җәмдихан, Искәндәр Сираҗи, Римзил Вәди һәм Раил Садриев
Рәфис Җәмдихан, Искәндәр Сираҗи, Римзил Вәди һәм Раил Садриев

Татарстан президенты алмашу хәбәре Русия һәм чит илдә көтелмәгән яңгыраш тапты. “Азатлык” радиосының Казан бүлегендә республиканың яңа җитәкчелеге һәм татар халкының киләчәге турында аналитик сөйләшү узды.

Римзил Вәли. Атнадан артык Шәймиев эпохасының китүе, Миңнехановның килүе турында бәхәсләр, фаразлар өйләрдә, урамнарда, интернет-форумнарда күбәя бара. Чыннан да, Татарстан Русиядә зур урын алып тора. Минтимер Шәймиев эшләгән ике дистә ел тарихның зур өлеше.

Шул хакта сөйләшү өчен “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенә үзенчәлекле, ирекле шәхесләрне “Азатлык”ның Казан бюросына чакырдык. Алар: Буа татар театрның җитәкчесе һәм режиссеры Раил Садриев, “Акчарлак” газетының шеф-редакторы, билгеле журналист Искәндәр Сираҗи һәм Чуашстан татарлары вәкиле Рәфис Җәмдихан.

Искәндәр Сираҗи. Мин күпләр белән: “Бабай китми, ул әле 2013 елда Универсиаданы уздыра, аннан соң гына уйлап карарга мөмкин”, дип бәхәсләшеп йөри идем. Республика да шулай булыр дип уйлап йөри иде.

“Акчарлак” газетында атнага бер тапкыр халык белән элемтә керү бар. Соңгы сөйләшүдә миңа шалтыратуларның 100 %ы булмаса да, 99%ында “ни өчен президент китә?” дигән сорау булды.

Минемчә, Шәймиев кебек сәясәтчегә картлык кебек нәрсә янамыйдыр. Картая дип әйтәләр. Сәясәтче өчен бу картлык, көчсезлек дип уйламыйм. Президент горур итеп вакытында китүне мәхкүл күрде дип уйлыйм. Аның үзенең сәяси сәбәпләре бардыр.

Әйдәгез, болай карыйк. Ничек инде ул 20 ел буе эшләгән хезмәтен ташлап, җиңел генә китеп бара? Мин, мәсәлән, моны аңламас идем. Аннан соң аңладым. Шундый мөмкинлек бар - Миңнеханов президент була.

Күпмедер вакыттан Татарстанда, башка милли республикаларда президент властен бетерәләр. Дәүләт башлыгы булып премьер-министр кала. Ә хөкүмәт җитәкчесе кем була? Әлегә Марат Әхмәтовны да, Фәрдиевны да әйтәләр. Әгәр дә урыс милләтеннән Павлов булса, Туфан Миңнуллинның совет чорындагы пьеса язулары шикелле. Аның пьесасында һичшиксез урыс кешесе бар иде - толерантлык. Павлов – Туфан Миңнуллин пьесасы инде ул.

Дәүләт Шурасы да кала. Фәрит Мөхәммәтшин ничек утырган, шулай ук матур гына утырачак. 65 яшькә кадәр аның бернинди проблемасы да юк. Шуннан соң әкрен генә парламентны кыскартачаклар. Республика үзенең мөмкинлекләрен, вәкаләтләрен тулысынча югалтып бетергәнче дип президент Шәймиев китеп бара, әмма барсы да гаиләдә кала. Ә, үзегез беләсез, Фәрдиев – ул гаилә әгъзасы.

Раил Садриев.
Дөньяда шундый үрнәкләр бар: Уинстон Черчилль, Дэн Сяопин. Черчилль бик каты сугышта Гитлерны җиңгәч, халык сайламыйча китеп барып, картаеп беткәч сәясәткә килгән, чөнки халык аны яңадан кайтарды.

Ә Шәймиевкә килсәк, ул бик акыллы кеше. Аны мактап утыруның мәгънәсе юк. Әйе, Русия шартларында татар милләтен саклап калу авыр. Шуңа да карамастан, дөнья күләмендә Татарстанга игътибар зур. Мәсәлән, Татарстан БМО белән кечкенә генә килешү төзеп кайтты. Димәк, Татарстан үзендә булган вәкаләтләрен максимум куллана. Ул үзен халыкара сәясәт субъекты икәнен күрсәтте. Монда Шәймиевның өлеше күп.

Римзил Вәли.
Миңтимер Шәймиев шимбә көнне биргән пресс-конференциясендә Рөстәм Миңнеханов турында, теләсә нинди бүлмәләргә ишекне җиңел ачып керерлек кешеләр булу бик кыйммәтле әйбер, дип әйтте. Күрәсең, Мәскәү һәм чит илдәге ишекләргә күбрәк Рөстәм Миңнеханов җиңел керә башлагандыр.

Раил Садриев. Заман таләбе дигән нәрсә бар. Кытайның иң бөек шәхесе Дэн Сяопин булган, Шәймиев бүген Татарстанда Дэн Сяопин булып кала. Минемчә, ул Рөстәм Миңнехановны да үстергән. Курс үзгәрмәячәк.

Русиядә гомумән татар дигән төшенчә бар. Шәймиевны беркем дә беркая да җибәрмәгән. Шәймиев үзе дә беркая китмәде. Яңа президент килү ул Шәймиевнең сәясәттән китүе дигән сүз түгел. Аны югалтсак, үкенәчәкбез.

Хәзер ул бездә бар икән, аңа шатланырга гына кирәк. Бөтен дөньяда яшәгән татар халкы аңа Ходайга караган кебек карый. Чуашстанда, Самар өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә үз президентлары бар. Андагы татарлар Шәймиевны үз президенты итеп кабул итә.

Римзил Вәли. Конституция дә бар бит әле.

Искәндәр Сираҗи.
Русиядә конституция юк. Ул язылган, әмма ул үтәлми һәм үтәлмәячәк тә. Әмма Русиядә Шәймиев дигән кәнәфи бар иде. Татар элек-электән дәүләтчелекле халык. Башка халыкларның дәүләтчелеге булмаган. Әмма татарлар барыбер азчылыкны тәшкил итүче халык. Шуңа күрә Мәскәү үтисе программасы булса беренче булып Татарстанга бирә. Татарстан аны кабул итәр дәрәҗәдә кабул итә. Шуның артыннан Башкортстан кушылып китә. Шуңа күрә Мәскәү Шәймиевка беркайчан да кирәк булмады, әмма Шәймиев Мәскәүгә иң баштан ук кирәк булды.

Халык Шәймиевка суверенитет сораган елларда ышанды. Шәймиев шушы вакытта бөтенесен шомартып, йомшартып кына алып китә алды. Шуңа күрә ул үзенең тыныч холкы белән Мәскәүгә бик кирәк иде.

Римзил Вәли. 37 мең татар яшәгән Чуашстанда зур татар эшләре барганын язып Шыгырданнан хәбәрләр җибәреп торучы Рәфис Җәмдихан монда. Чуашстан татарлары шушы турыда ни уйлый?

Рәфис Җәмдихан. Чуашстан татарлары өчен дә, башка төбәкләрдәге татарлар өчен дә Шәймиев асылда әллә ни эшләгәне юк. Мәсәлән, ул Татарстан өчен эшли, төрле икътисад үзгәрешләрен алып бара. Ләкин Шәймиев читтәге татарларга ни өчен кирәк? Аның тынычлыкның, бер көчле регионның лидеры булып йөрүе, читтәге татарларга безнең артыбызда кем тора дигән символ ул. Ул бик көчле символ. Рөстәм Миңнеханов андый символ була алырмы, юкмы, анысын заман һәм вакыт күрсәтер.

Читтәге татарларга килгәндә, Русия иҗтимагый пулатында бердән-бер мулла мөфти булып Чуашстан мөфтие Крганов утыра. Шәймиевның китүе турында хәбәр булгач, ул миңа шалтыратып: “Рәфис, бу нәрсә булды, моның артында ниләр булыр?” дип бик борчылуын белдерде.

Искәндәр Сираҗи.
Син Шәймиев читтәге татарларга бернәрсә дә эшләмәде дидең. Татарстаның дәрәҗәсе башка регионнарга караганда иң өстен. Татарстан үсә икән, димәк татарның дәрәҗәсе дә бөтен регионнарда да үсә.

Раил Садриев. Минемчә, читтәге татарлар “татарлырак”. Без йомшаграк. Алар дин белән дә көчлерәк.

Римзил Вәли. Башкортстан татарлары да тыныч һәм каты тора. Аларда татарлык көчле дип әйтә алам.

Раил Садриев. Минемчә, Шәймиевнең бу вазыйфадан китүе аны тагын да зуррак дәрәҗәгә күтәрә. Еллар буе зур акчалар түләп әллә нинди футболчылар, хоккейчылар алабыз. Һаваны барыбыз да күрәбез, әмма бер кемнең дә аны тотып караганы юк. Бездә күренмәгән энергияләр бар.

Бүген Казан суицидлар буенча соңгы урыннарда тора. Бу элек криминаль булган Казан. Туксанынчы елларда чит илләр Казаннан курыккан иде. Хәзер Казанның энергетикасы гомумән үзгәде.

Русия теләсә дә, теләмәсә дә Казанга акча килә. Казан ханнар заманасында булган вазыйфасына кайтты. Шушы процессларда Шәймиевның статусы да зурая гына. Хәзер татарны “пиар” итү эше алып барыла.

Искәндәр Сираҗи.
Бездә ике тәгълимат яши: алтынурдачылык һәм болгарчылык тәгълиматы. Болгарчылык тәгълиматы шактый тар дип карыйм. Алтын Урданың безнең тарихыбызда шомлырак мизгелләре дә бар. Бу бөтен дөньяга татарны беренче тапкыр пиар эшләгән чор. Татарлар ярты дөньяны яулап алган чор.

Без бөтенебез беләбез, Шәймиев бик белемле, укымышлы кеше. Ул бик мөлаем кеше. Узган ел Язучылар берлеге корылтаена Минтимер Шәймиев, премьер-министр һәм шәһәр хакиме килгән иде. Шәймиевның безгә әйтәсе сүзе бар. Без тезелешеп бастык, Шәймиевны исәнләшеп каршы алдык.

Ул һәрберебезгә әйтер сүзен әйтеп, җылы сүзен табып, безнең белән фотоларга төшеп, хатын-кызларга комплиментлар әйтеп китеп барды. Шул вакытта Миңнеханов белән Метшин безне күрмичә дә үтеп киттеләр. Мин укыган кеше белән укымаган кеше арасындагы аерманы күрдем.

Раил Садриев.
Президент бер кая да китмәде. Аның урынында булган кеше һәрвакытта икенче булып кала. Мөстәкыйль президент булып һәрвакыт Шәймиев калачак. Соңгы сүз аннан булачак. Бүген Русиядә Татарстан алданрак бара. Шуңа күрә бүген Шәймиевка зур карт-бланш бирелгән. Ул татарны пиар итәчәк.

Искәндәр Сираҗи.
Шәймиев болай да соңгы елларда татарның, Татарстанның Русия буенча имиджын ясау белән генә шөгыльләнде. Кара эшне аның командасы гына эшли иде. Соңгы сүз Шәймиевта калса да, әмма акча янчыгы башка кешедә кала. Шушы әйбер куркыныч.

Бүген сәнгатьтән, мәдәнияттән акча эшләүне таләп иткән премьер-министрны президент итеп китереп утырттылар ди. Уйлап карагыз, авыл клубы, авыл китапханәсе акча эшли аламы? Инвалидларның хәле мәдәниятчеләрнекеннән авыррак дигән караш бар. Югары даирәләрдәге кешеләрнең әйткәннәре дә бар. Без инвалидлар түгел, әмма без милләтнең йөзе. Әмма милләтнең йөзенә инвалидларга караган караш бар.

Беркайчан да халыкның милли сәнгате, чын сәнгать акча китерергә тиеш түгел. Ул дәүләт дотациясенә яшәргә тиеш. Менә властьта Шәймиев утырды, хәзер Миңнеханов утырачак, башкалар да утырачаклар. Татарстан дигән дәүләткә исемне “татар” дигән кавем биргән. Димәк татар дигән кавем алдында алар үзләренең үсешләре белән бурычлы. Аның йөзе – аның зыялылары. Ә йөзенә артык кашыкка кебек караш яши әлегә. Мин моны бу кешеләрдә бик нык сизәм. Моны аңлаган кеше киләме властька, шул мине куркыта.

Казанны бүген татарлык белән тутырмыйлар. Казан бар, Казан кайный. Безнең Казанда итле шулпа кайный, әмма аның эченә нәрсә ите салынган: сарык итеме, дуңгыз итеме? Бүгенге көндә Казанда дуңгыз ите кайный. Арча ягыннан Казанга керсәк, уң якта нәрсә күрәбез? “Корстон” күңел ачу комплексы. Шәһәр үзәгенә таба төшкәндә, анда “Татарстан” кунакханәсе бар. Бауман урамына кереп китәсең, анда “Шаляпин” отельләре, “Патерсон” кибетләре, нәрсә генә юк.

Татар исемле кибетләр Казанда бер “Бәхетле” генә калды. Казан эчендә бүген татарлык калмады. Урам исемнәрен алып карыйк, Петербургская, Баумана. Сара Садыйкова исеме химкомбинатка терәлгән пычрак тыкрыкка кушылган.

Раил Садриев. Бүген безне кысып барган Русия федератив структурасын саклап калыр өчен үзе безгә акча бирәчәк.

Рәфис Җәмдихан.
Чуашстан белән Татарстанны чагыштырып китим әле. Чуашстанда чуашлар мәсьәләсендә вазгыять тагын да катлаулырак. Казанда татар мәктәпләре бар, татар теле укытыла. Ә шул ук Чуашстанда бер чуаш мәктәбе дә юк. Ягъни Татарстанда вазгыять алай ук куркыныч түгелдер дип уйлыйм.

Без әнә ясасыннар, икәү властька менгәннәр, Казанны тутырсыннар, тышын бизәсеннәр дип әйтергә өйрәндек. Ә үзебез тутырыр өчен нәрсә эшлибез, нинди тәкъдимнәр белән чыгабыз? Мәсәлән, без “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештырган идек, хакимият аны яклады. Үзебез күбрәк инициатива белән чыгабыз микән?

450 ел буе нигездә урыс шәһәре булып яшәгән Казанны Шәймиевнең 20 еллык чорында гына татарчалаштырып булмый бит.

Римзил Вәли. Рәфис Җәмдихан өметләндерә торган сүзләрне әйтте. Монда яңгыраган һәм халкыбыз күңелендә яшәгән борчулар тагы да тирәнрәк бәхәскә лаеклы.
XS
SM
MD
LG