Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тегеләр” татар юморында батмасмы?


“Тегеләр” төркеменнән Илһамия белән Валентина рус мәктәбендә белем алсалар да татар юморына тартылалар. Җырчы кызлардан алар юмор күрсәтүче булып китәләр, ни өчен?


“Тегеләр” һавадан төшмиләр

Илһамия Нәҗметдинова тумышы белән Татарстанның Теләче районыннан. Валентина исә Питрәч районының Пановка авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач та Илһамия Казан театр училищесына укырга керә. Валентина белән дә шунда таныша. Училищеда аларны
Валентина һәм Илһамия (уңда)
билгеле юмор остасы Алмаз Хәмзин укыта. Алмаз абый сәхнәгә беренче адымнарны ясауда ярдәм итте, ди кызлар. “Тегеләр” төркемен оештыру да аның идеясы була. Башта төркемдә өчәү булалар, бәйрәмнәрдә, Сабантуйлар җырлап йөриләр. Тик әкренләп алар җырчы кызлардан юмор сөйләүче төркемгә әверелә. Эстрадада җырчылар бездән башка да күп ди алар.

Алмаз абыйлары да: “Кызлар, җырлап әрәм булып йөрмәгез”, дип аларны юмор өлкәсенә тарта. Төркемнең исеме берничә тапкыр алмашына, үзләренә туры килердәй исемне озак таба алмый йөриләр. Элегрәк “Наз” кызлары исемен йөртәләр, шулай ук “Яшь җүләрләр” дә булып карыйлар. Соңыннан Алмаз Хәмзин “Тегеләр” дигән исем тәкъдим итә.
“Халык кемнәр икән ул — тегеләр, дип баш ватсын әле”, ди.


“Барс-Медиа” кызларның “Рәвешләр”ен китерә


“Тегеләр”гә танылырга, халык алдына чыгарга кирәк була. Шуның өчен алар “Барс-Медиа” үткәргән кастингта катнашып үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Кызларга шунда ук килешү төзергә тәкъдим ясала, әмма ул елны алар зур ширкәтнең тәкъдимен кабул итмиләр. Чөнки килешүнең шартлары, гадәттә, кырыс була. Бу кызларны куркыта. 2008 елда янәдән кастингка баралар һәм монсында инде “Барс-Медиа” ширкәте канаты астында эшләүче төркемгә әвереләләр. Соңгы килүләрендә аларның чыгышларын карап та тормый шоу-бизнес ширкәтенә кабул итәләр. Шул көннән башлап “Тегеләр” “Барс-Медиа”ның проектларында һәрдаим катнаша башлыйлар. «Юмор-шоу»дан кала “Рәвешләр”, “Эстрада китекләре” проектларында да чыгыш ясыйлар. Соңгыларын лазер тәлинкәсеннән дә карап була икән.


Сыер савучыларны “Тегеләр” Казанга алып килгәннәр


Кызлар үзләренең чыгышларында авыл кешеләренә зур игътибар бирә. Соңгы вакытта сыер савучылар белән мавыгып киткәннәр, шулай ук репертуарларына әбиләр, балалар, кыстыбый сатучылар да бар икән.

“Халыкны билдән түбән юмор белән җәлеп итү бик җиңел”, ди “Тегеләр”, тик алар андый кара юмор белән мавыкмаска булалар. Көлкеле хәрәкәт, кызыклы сөйләм, яшьлек дәрте белән кызлар халык мәхәббәтен яулап, татар юморын баетмакчылар.
XS
SM
MD
LG