Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

АКШ президенты Барак Обама киләсе 2011 елга 3,8 триллион долларлык бюджет планын тәкъдим итте. Әлеге план дәүләтнең бурычларын тагын да арттыруны күздә тота. Бюджет ил икътисадын җанландыру һәм эшсезлекне киметү чараларын үз эченә ала.

Хәзер Конгресска тапшырылачак бу проектта киләсе елда салымнардан керәчәк акчага караганда 1.66 триллион долларга күбрәк тоту каралган.

Быелгы бюджет исә 3,7 триллион күләмендә, элекке президент Дҗордҗ Бушның соңгы елгы бюджеты 3,5 триллион доллар булган иде.

Журналистларга аңлатма биреп Обама, элекке чаклар булса, чыгымнарны һәм дефицитны киметүче бюджет әзерләгән булачагын, әмма 2 сугыш, икътисадый төшенкелек, елларча чикләнмәгән чыгымнар хәзер көчле җавап чаралары таләп итүен белдерде.

«Бу ил алдында торган зур мәсьәләләргә җавап бирүче бюджет. Без сугыш алып барабыз, узган 2 елда икътисадыбыз 7 миллион эш урынын югалтты һәм дистә ел буе уйламыйча артык күп акча туздыру сәбәпле хөкүмәт зур бурычларга батты», - диде Обама.

Обама дәүләт бурычының шул кадәр зур булуы өчен элекке президентны һәм кем түләячәген ачыкламый торып чыгымнарны арттыруны рөхсәт иткән элекке Конгрессны гаепләде.

«Узган 10 елда элекке администрация һәм элекке Конгресс кыйммәтле яңа дарулар програмын булдырды, байлар өчен салымнарны нык киметте, һәм 2 сугыш оештырып аларның берсенә дә түләмәде. Боларның барысы да рецессия һәм сәламәтлек саклау чыгымнары арту белән бергә кушылды”, - диде Обама.

Обама планы 100 миллиард долларны илдә 10 проценттан артып киткән эшсезлек проблемасын чишүгә тотуга исәпләнә. Бу акчалар кешеләрне эшкә алучыларны, яшел энергия технологияләренә инвестиция кертеп яңа эш урыннары булдыручыларны һәм илдә юлларны, күперләрне яхшырту максатында меңнәрчә кешене эшле итүче зур проектларга тотынучыларны салым ташламалары белән кызыксындыруга тотылачак.

Яңа бюджет 120 федераль програм чыгымнарын киметүне дә күздә тота.

АКШ президенты миллионнарча американ гаиләсе кебек Вашингтон да икътисадый вәзгыятькә күрә билбавын кысыбрак бәйли диде.

“Вашингтонны да гаиләләр һәм эшмәкәрләр хәле дәрәҗәсендә тотарга вакыт җитте. Саклый алган кадәр акчаны сакларга, тотарга тиешен генә тотарга”, - диде дәүләт башлыгы.

Обама үзе күтәргән мөһим мәсьәләләр өчен чыгымнарны киметүдән дә тыелып калмый: климат үзгәрешләренә каршы чаралар һәм сәламәтлек саклау реформасы чыгымнары да киметелә.

Иминлеккә бәйле булмаган ил эчендәге кайбер чыгымнар 3 елга туңдырыла, АКШ галәм идарәсенең яңадан айга очу планы кире кагыла.

Шулай да дәүләт департаменты һәм саклану министрлыгы билбавын кысарга мәҗбүр ителми.

Сугышлар өчен Обама 192 миллиард доллар сорый. Аның зур өлеше Әфганстандагы хәрби һәм цивиль чараларга тотылачак. Ак Йортның Әфганстанда хәрби чараларны көчәйтү һәм елъярымнан аны тәмамлау планын гамәлгә ашыру өчен бу илгә өстәмә 30 меңләп хәрби җибәрелә.

Узган елда саклану министрлыгы бюджеты 3,4 процентка, ягъни 18 миллиард долларга арттырылган иде.

2001 елдан бирле Кушма Штатлар Гыйрак һәм Әфганстандагы сугышларга 1 триллион доллар тотты.

Дәүләт департаментының бюджеты 51 миллиард доллардан 57 миллиард долларга кадәр арттырыла. Шуларның 12 миллиарды Әфганстанда, 3 миллиарды Пакстанда идарә, төзекләндерү эшләрен яхшырту һәм сугышчыларга каршы башка гамәлләр өчен биреләчәк.

Дәүләт департаментының төрле куркыныч авыруларга каршы дөньякүләм эшчәнлеген көчәйтү өчен 8,5 миллиард доллар бирү карала.

Обаманың бюджет планы Конгрессның ике пулатында да каралачак һәм аның һәрбер өлешенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Шуннан соң ул тавышка куелып кабул ителгән очракта президент аңа үз имзасын куя яки вето сала ала.

Бюджетның сугыш чыгымнары өлеше Конгресста әллә ни каршылыклар тудырмас дип көтелә. Әмма республиканнар аның кайбер салымнарны арттыру тәкъдименә каршы булуларын әйтте һәм планда чыгымнарны киметү чаралары җитәрлек каралмаган диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG