Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанга өстәмә 18 мең АКШ хәрбие язын ук килер дип көтелә


АКШ хәрбиләре президент Барак Обама карары белән Әфганстанга җибәрелүче өстәмә 30 мең АКШ хәрбиенең 18 меңләбе илгә яз ахырларында килеп җитәр дип көтелә ди.

АКШ көчләренең Берләштерелгән хәрби идарәсе башлыгы Майк Мюллен Конгресс комитетында чыгыш ясап Талибан көньяктагы ныгытмаларыннан чыгып хәзер Әфганстанның күпчелек төбәкләрендә тәэсирен арттыра бара дип белдерде.

Мюллен әйтүенчә, 30 мең өстәмә хәрбинең калган өлеше Әфганстанга җәен һәм көз башларында мөмкин кадәр тизрәк китереләчәк.

Ак Йорт рәсмиләре баштарак бу 30 мең хәрбинең Әфганстанга июнь ахырына китереләчәген әйткән иде.
XS
SM
MD
LG