Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русия 88”: фильм гына димәссең...


Русиядә такырбашлар турындагы фильм төрле каршылыклы фикерләр тудырды. Берәүләр аны үтереп мактаса, икенчеләре тәнкыйтькә тотты. “Русия 88” фильмы кемгә ошамый? Ни өчен аны кинотеатрлар күрсәтүдән баш тарта?

Павел Бардин үтәмилләтчеләр турында “Русия 88” фильмын төшергәндә, каршылыкларга очраячагын азмы-күпме сизенгәндер. Әмма экстремизмны пропагандалауда гаепләнергә мөмкинлеген күз алдына китерде микән?!

Фильмда Мәскәүдәге такырбашлар төркеменең гамәлләре чагыла. Эчтәлеккә килгәндә, үтәмилләтчеләр Мәскәүнең бер районында славян йөзле булмаган кешеләргә һөҗүмнәр оештырып, аны видеога төшерә һәм интернетка элә. Шундый һөҗүмнең берсе Мәскәү метросында була. Такырбашлар төркеме җитәкчесе “хәшәрәт” дип кычкыра-кычкыра бер урыс булмаган кешене типкәли-типкәли кыйный.



Фильмны шикаять итү

2008 елны чыккан “Русия 88” Берлиндагы һәм Ханты-Мансидагы кино фестивальләрендә бүләккә лаек булды. Русия кино тәнкыйтьчеләре оешмасы аны “ел вакыйгасы” дип атады.

Әмма шундый казанышларга карамастан, фильм режиссеры Бардин узган елны күп вакытын мәхкәмә юлын таптап уздырырга мәҗбүр булды. Самар прокуратурасы фильм экстремизмны пропагандалый, милләтара нәфрәт тудыра дип санавын әйтте. Гәрчә аның үтәмилләтчеләргә каршы икәне аңлашылса да. Соңрак фильмга карата бирелгән шикаять кире алынды һәм Бардин киләчәктә проблемнар тумас дип өметләнә.

Режессер белдерүенчә, ул үз фильмында бары урыс үтәмилләтчеләрен ничек бар шулай күрсәтергә теләгән.

Павел Бардин
“Әгәр кемдер безне идән астында качып ятучылар һәм инкыйлаб оештырырга теләүчеләр дип кабул иткән икән бу - хата. Без инде алдан ук хакимияткә каршы түгеллегебезне белдерә килдек, киресенчә, экстремизмга каршы көрәшүчеләргә рәхәтләнеп үз фильмыбызны биреп тора алабыз. Безгә иҗтимагый оешмалар еш мөрәҗәгать итте, дәүләт оешмалары әлегә сораганы юк”, ди ул.

Бардин әйтүенчә, алар дәүләт җитәкчеләре белән хезмәттәшлеккә өмет итми, әмма башка аңлашылмаучанлык чыкмас дип ышанып кала.

Русия килмешәкләр өчен түгел

Бардин фильмының экспертиза нәтиҗәләрен хәзер генераль прокуратура тикшерә. Һәм киләчәктә нинди нәтиҗәләр чыгарылыр, бу күпләргә кызык. Чөнки киләчәктә аның экраннарга чыгуы да шуңа бәйле.

Фильмда гади мәскәүлеләрнең читтән килгәннәргә карата фикерләре дә урын ала. Аларның күпчелеге Русия башкаласындагы милли азчылыкларга каршы булуын әйтә. Чөнки Русия урыслар өчен дип саный.

Проблемны күрсәтү

“Русия 88” фильмын төшерер алдыннан Бардин үтәмилләтчеләр турындагы интернет сәхифәләрне күзәтеп чыккан. Шулай ук әлеге проблемны тикшерүче “Сова” бәйсез үзәге белән дә фикер алышкан.

Әлеге үзәк белдерүенчә, милләтара нәфрәт нигезендәге һөҗүмнәрдә узган елны Русиядә 71 кеше үтерелгән, 330-ы төрле җәрәхәтләр алган. Алдагы еллар белән чагыштырганда бу сан кимегән.

Үзәк хезмәткәре Галина Кожевникова хакимият үтәмилләтчеләр белән көрәшне бик соң башлады дигән фикердә. Ул Бардинга һәм “Русия 88” фильмына рәхмәтле.

Галина Кожевникова
“Бу бер яктан дөреслеккә туры килә, икенчн яктан туры килми торган фильм. Әмма аның дөреслеккә туры килүе ул хәтле мөһим дә түгел. Чөнки фильмның төп максаты - үтәмилләтчеләрнең чынбарлык йөзен бирү түгел, ә бу проблеманы җәмгыятькә җиткерү. Әлеге бурычны фильм бик яхшы башкара кебек”, ди ул.

Русия 88 фильмы бүгенге көндә күп кенә азчылык халыкларны борчыган мәсьәләне күтәрсә дә, аны әле тиз генә телевизион каналлардан күреп булмас төсле. Күп кенә кино театрлары да аны күрсәтүдән баш тарта. Гәрчә рәсми рәвештә бернинди тыю булмаса да.
XS
SM
MD
LG