Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр берләшүнең тәүге адымын ясады


Исмаил Бердыев, Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин
Исмаил Бердыев, Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин

Бүген Мәскәүдә Русиянең мөфтиләр шурасында, Русия мөселман оешмаларын берләштерү өчен төзелгән эшче төркемнең беренче очрашуы узды. 9 кешедән торган бу төркемгә Кавказ мөселманнарыннан, Үзәк дини идарә һәм Русиянең Европа өлеше дини идарәсеннән өчәр вәкилне билгеләгәннәр.

Мөселман оешмаларына берләшү кирәклеге турындагы фикерне Тәлгать хәзрәт Таҗетдин узган елны Корбан бәйрәме вакытында әйткән иде. Аннан соң берләшү турындагы сөйләшүләр Уфада һәм Мәскәүдә узды. Равил Гайнетдин бу мәсьәләне Каазанда Татарстан президенты Шәймиев белән дә тикшерде. Хәзер инде Мәскәүдә чынлап та эшче төркем төзелде һәм 2 февральдә аның беренче очрашуы узды.

Анда өч тараф мөфтиләре: Кавказдан - Исмаил Бердыев, үзәк дини идарәдән - Тәлгать Таҗетдин һәм Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсеннән Равил Гайнетдин дә катнашты. Журналистлар каршында алар сүзне бик кыска тотты. Мәсәлән, мөфти Исмаил Бердыев бары тик «Берләшергә кирәк» дип кенә белдерде. Үзәк дини идарә мөфтие Тәлгатъ Таҗетдин үзенең чыгышында:

«Чынлыкта бу берләшү яңа нәрсә түгел, бары тик элегрәк безнең илдә булган бердәмлекне торгызу гына. Безгә яңа структуралар эзләргә кирәк түгел – ул структуралар инде бар. Бездә традицион исламны саклап калырга һәм уку-укыту даирәсендә бер тәгълиматны булдырырга кирәк. Бу аерым бер кешеләрнең генә фикере түгел, бу Аллаһның фәрманы», диде ул.

Берләшү турында мөфтиләрнең фикерләре бер төрле. Берләшү кирәклеге беркемдә дә шик тудырмый.

Бүгенге очрашу һәм берләшү хакында Равил Гайнетдиннең фикере дә башкалар белән аваздаш булды. Ул эшче төркемгә зур өметләр баглавын белдерде. «Без беркемне дә кимсетмибез, беркемгә дә үз фикеребезне такмыйбыз. Без киңәшеп эш итәчәкбез. Әлбәттә, бу бер-ике айда гына хәл ителмәячәк. Безгә бәлки яңа структура табарга кирәк булачак. Эшче төркеме нинди фикер әйтер. Алар бер уңай фикергә килгәнче эшләячәкләр», диде Равил Гайнетдин.

Бу очрашудан соң хәзрәтләр барысы да бергә Рус православ чиркәве башлыгы Кириллны хезмәтенә керешкәнгә бер ел тулу уңае белән котларга китеп барды. Әллә чынлап, әллә шаяртып, Равил хәзрәт: «Без аларны сөендереп, берләшүне башлавыбыз хакында да әйтәчәкбез», диде.

Мөселман оешмаларын берләштерүгә багышланган эшче төркемгә һәр өч зур берләшмәдән өчәр вәкил кертелгән. Ләкин аның эше бернинди вакыт белән дә чикләнмәгән.

Киләче очрашуны алар Болгарда, Русиядә ислам дини тарала башлаган урында уздырырга ниятлиләр. Очрашуларның берсе Дәрбәнт шәһәрендә дә узар дип көтелә. Исламның беренче илчеләре Кавказга шул шәһәр аркылы килгән.

XS
SM
MD
LG