Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:49

Пакстандагы шартлауда 4 чит ил журналисты үлде


Пакстанның кабиләләр яши торган төбәктә кызлар мәктәбенә булган бомбалы һөҗүмдә 4 чит ил журналисты белән бергә кимендә 13 кеше һәлак булды. Шартлауда дистәләгән кеше яраланды. Bакыйга илнең төньягында Әфганстан чиге ягындагы Дир шәһәрендә кызлар мәктәбе тирәсендә булуы белдерелде.

Үлүчеләр арасында шулай ук 3 АКШ хәрбие дә булган.

Бомбалар юл кырыена урнаштырылган булган. Шартлауда ишелгән бина астында дистәләгән укучы булуы белдерелә.

Һөҗүмдә җаваплылыкны Пакстандагы талибан башлыгы үз өстенә алды.

XS
SM
MD
LG