Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Көнбатыш тәкъдимен кабул итте


Иран Халыкара атом энергия идарәсе БМО тәкъдим иткән уран баету планын кабул итте. Президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат уранны чит илдә баету тәкъдименә каршы килмәвен әйтте.

Иран президенты: "Кайбер кешеләр борчыла, моңа урын юк. Килешүне имзалап сезгә 3.5%ка баетылган уранны биреп, 20% баетылган нисбәттә сездән кире алачакбыз", диде.

Халыкара атом энергия идарәсе Ираннын 5%ка баеткан уранны 20%ка кадәр баету өчен Русиягә аннан уранны ягулыкка әйләндерү өчен Франциягә җибәрүне тәкъдим итә.

Бу тәкъдим белән элек килешмәгән Тәһран, үз кулындагы уранны читкә җибәрмичә, 20%ка баетылган уранны турыдан-туры чит илдән сатып алырга теләвен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG