Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран яңа ракета сынады


Иран дәүләт ТВ каналы, Кавушгар-3 дип исемләнгән яңа төр ракетаның сыналуын хәбәр итте. Әлеге ракетаның галәмгә иярчен урнаштыру максатында кулланылачагы белдерелә. Бу аның иярчен урынына башка сугыш башлыгы куллана алачагы фаразларын арттырды. Ракетаның башлык ташый алырлык көчкә ия булуы халыкара җәмәгатьчелектә борчу уятты.

Ракета сынавы ил президенты Әхмәдиниҗатның атом программы турында БМО белән килешә алачагын белдергән вакытка туры килде. Сынау шул уңайдан көнбатышка үзенчә бер юллама буларак кабул ителә.

Германия Тышкы эшләр министры Гуид Вестервелле Иранның атом программы һәм аңа карата сөйләшүләр турында, "Иран биргән вәгъдәләре белән түгел, кылган гамәлләре белән игътибарга алыначак", дип әйтте.

Иранның атом коралы җитештерүеннән шикләнгән АКШ кебек көнбатыш илләре, Иранның атом тырышлыкларына каршы чыга.
XS
SM
MD
LG