Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Миңнуллин: Яңа президент мәдәнияткә игътибарын арттырыр дип өметләнәм


4 февральдә Татарстан парламенты Рөстәм Миңнехановны президент итеп билгеләү мәсьәләсен карый. Ул Русия президенты һәм "Бердәм Русия" фиркасе тарафыннан тәкъдим ителде, Татарстан парламентында да шул партия өстенлек итә һәм тавыш бирүдә көтелмәгән хәлләр булмас кебек. Туфан Миңнуллинның бу тавыш бирүгә мөнәсәбәте нинди?

Миңа Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирү проблем булыр дип уйламыйм. Чөнки бу безнең булачак президент хәзергесе, Шәймиев командасыннан бит. Аның мәктәбен узган, бергәләшеп никадәр эшләгән дип әйтергә була. Читтән китереп куелган зат түгел. Үзебезнең кеше. Шуңа да, ниндидер көтелмәгән хәлләр булыр дип, ах-ух киләрлек түгел.

Минем өчен ул үзе дә, аңа тавыш бирү дә проблем түгел, мин Миңнехановны яхшы беләм, безнең бергә хәл иткән әйберләр булды. Көндәлек проблемалар турында сөйләшкәндә инде төрле хәлләр була, әмма тулаем алганда аның белән һәрзаман уртак тел табып эшләнде.

Мин үз тавышымны аңа бирәчәкмен.

Милли мәсьәләләргә килгәндә, хәзерге президент Шәймиев телне дә яхшы белә, аны яклый дигән фикер бар җәмәгатьчелекнең бер өлешендә. Киләсе президент та шундый булырмы, ничек уйлыйсыз?

Мин һәрхәлдә яхшыга өметләнәм. Чөнки ул проблемалар – тел, милләт мәсьәләсе - аның җаны аша да үткән әйберләр. Үзебезнең татар егете. Авыл тәрбиясен алган, татарчаны белә, татарча аралаша. Мин элекке сәясәт дәвам итәр дип уйлыйм.

Ләкин монда бит әле Мәскәү дә бар. Мәскәү басымы менә ничек булыр бит... Бу очракта инде без Рөстәм Миңнехановка Шәймиев сәясәтен дәвам итәр дигән өметләр баглыйбыз.

Мәскәү басымы булган вакытта да ул милләт проблемаларын яклый алыр дип өметләнәм мин.

Рөстәм Миңнеханов күбрәк икътисадны кайгырта дип әйтәләр, ул килгәч мәдәнияткә игътибар кимемәсме икән?

Дөресен генә әйткәндә, мәдәнияткә игътибар Татарстанда соңгы елларда кимеде. Без күбрәк спорт белән мавыктык. Анысы да кирәк, әлбәттә. Ләкин анда баланс бозылды дип уйлыйм мин. Рөстәм Миңнехановка шушы проблема калачак. Без аңардан бу эштә (балансны тигезләүдә - ред.) үзенең бөтен көчен куяр дип өметләнәбез.

Бездә бит хәзер “Казан – спорт башкаласы” дигән сүз йөри башлады. Бар Русия күләмендә. Мин исә киләчәктә Татарстан "спорт һәм мәдәният үзәге" дигән исемгә лаек булыр, баланс төзәтелер дип уйлыйм инде.

Чөнки сәясәтнең бер якка гына авышуы безне канәгатьләндерми башлаган иде. Менә монда инде эшлисе эшләр бар.

Яңа президент үз эшен нәрсәдән башларга тиеш дип уйлыйсыз?

Иң беренче – аның шул икътисадны, халыкның социал хәлен кайгыртуы инде. Аннары мин аңа шуны да әйтергә телим - безнең мәдәниятебездә эшләнеп бетәсе эшләр бар. Шуларны эшләсәгез иде дип әйтәсе килә. Мәсәлән, ярты миллионлы Чаллы шәһәрендә театр бинасы юк – анда татар театрының хәле аяныч.
XS
SM
MD
LG