Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли сәясәт документы: берләштерми, талаштыра


Татарстандагы кебек Казакъстанда да рәсмиләр җыелышларда күбрәк урысча сөйләшә, мәктәпләрдә өстенлек урыс теленә бирелә. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев “Милли бердәмлек доктринасын”, ягъни күрсәтмәсен тәкъдим иткәннән соң илдә бәхәсләр артты. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Назарбаев тәкъдим иткән доктрина илдә милли сәясәткә багышланган төп документ дип әйтергә була. Шуңа ул киң җәмәгатьчелектә төрле каршылыклар уятты. Гәрчә доктрина октябрьдә үк тәкъдим ителсә дә, бәхәсләр әле дә дәвам итә.

Чөнки доктринаның төп нигезе булып казакъ милләте, ана теле үсеше түгел, ә илдә яшәүче барлык халыкларның татулыгы, Казакъстан халкы өстенлекләре тора. Казакъ түгел, ә Казакъстан халкын ясау бурычы куела.

Доктринада әйтелгәнчә, гасырлар дәвамында казакъларның тарихи җирләрендә төрле халыклар бәйләнештә яшәгән. Нәтиҗәдә 140 этнос һәм 40 конфессия вәкилләре казакълар белән бергә тату гомер кичергән. Бу исә толерантлык традицияләрен урнаштыруга ярдәм иткән. Яңа документ та шуңа нигезләнеп хәрәкәт итүне алга сөрә.

Аңа нигезләнеп киләчәктә төрле дәүләт програмнары эшләнергә мөмкин. Һәм моның Казакъстан халыклары мәҗлесе (Ассамблея) исеменнән хәл ителергә мөмкинлеге күпләрдә канәгатьсезлек уята.

Казакъстан халыклары мәҗлесе казакълар турында

Әлеге документ Казакъстанның стратегик тикшеренүләр институты тарафыннан эшләнсә дә, җәмәгатьчелеккә Назарбаев җитәкләгән Казакъстан халыклар мәҗлесе исеменнән тәкъдим ителгән.

Мәҗлескә кергән оешма җитәкчеләре парламентта 9 урынны алып тора һәм канун проектлары белән чыгу хокукына ия.

Казакъстан хөкүмәтенә оппозициядә булган партияләр исә республикада милләткә бәйле мөһим мәсьәләләрне Халыклар мәҗлесенә кергән вәкилләр хәл итәргә тиеш түгел дип саный.

Эчтәлекне алганда...

Доктринаның эчтәлегенә килгәндә, анда төп нигез буларак Казакъстанда яшәүче халыкларның уртак кыйммәтләре, татулык тора. Ягъни икенче төрле әйткәндә, Татарстандагы кебек бердәмлекнең нигезе буларак толерантлык беренче урынга куела. Әмма ни өчендер ул толерантлык күбрәк урыс теленә өстенлекләр бирә булып чыга.

Татарстанда бу өлкәдә каршылык белдерүчеләр юк дәрәҗәсендә булса, Казакъстанда хакимияткә оппозициядәге кайбер партияләр инде үз документларын булдырырга кереште.
Алар фикеренчә, доктринада җирле казакъ халкы статусы тиешле дәрәҗәдә билгеләнмәгән.

“Азат” гомуммилли социал-демократик партиясенең сүзчесе Әмирҗан Хасанов әйтүенчә, аларның проекты Казакъстан бәйсезлек алганнан соң булдырылган иң әһәмияткә ия документ.

Ана теле – четерекле мәсьәлә

Әлбәттә Татарстандагы кебек Казакъстанда төп проблема ул – тел мәсьәләсе. Чөнки күп даирәләрдә өстенлек урыс теленә бирелә. Урыс телен белмәгән килеш Казакъстанда ниндидер мәсьәләне хәл итүе кыен. Түрәләр үзләре дә казакъ телен белү мәсьәләсендә “ерак китмәгәнгә”, аны белүне мәҗбүр итәргә курка. Чөнки бу очракта күпләр вазыйфаларыннан колак кагарга мөмкин. Җәмәгатьчелек исә доктринада казакъ теленә аерым игътибар бирелүен тели.

Мисал өчен Казакъстан шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Мохтар Шаханов хәтта доктринага каршылык йөзеннән ачлык игълан итәчәген әйтте. Һәм ул җәмәгатьчелек, аерым алганда язучылар, артистлар, академиклар, хәтта йорт алганда алданучылар тарафыннан киң яклау тапты.

Әлбәттә, хакимият тавышның “катыга” китүен теләмәде. Һәм доктринага каршылык буларак “Казакъстан милли сәясәте концепциясе” эшләнде.

Мондый документлар хәзер Казакъстанда артыр төсле...
XS
SM
MD
LG