Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Рубин такымы яңа төрек футболчысын алды


Элек "Зенит" такымында уйнаган төрек футболчысы Фатих Тәккә Рубин такымы белән яңа килешү төзеде. Рубин такымының рәсми интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә Зенитта уйнаган төрек футболчысы Фатих Тәккә белән 3 еллык килешүгә кул куелган.
Әлеге килешү, Зенит белән 2010 елның августына кадәр булган элекке килешүнең мөддәте чыгу белән үз көченә керә. Зенит такымы әлегә аның Казанга күчүе турында белдермәде.

Фатих Тәккә килеп кушылуы белән Рубин Казандагы барлыгы 3 төрек футболчысы булачак. Хәзерге вакытта Рубин Казанда Гөкдәниз Карадәниз белән Хасән Кабзә уйный.
XS
SM
MD
LG