Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Кытай арасында киеренкелек арта


AКШ президенты Барак Обама икътисади килешүләргә тугры калуы өчен Кытайга басым ясалачагын әйтте. "Кытай белән булган акча берәмлеге мәсьәләсен чишү кирәк. Кытай малларының бәясе кимегәндә, безнең товарларның кыйммәте ясалма рәвештә күпертә", дип әйтте Обама.

Пекин хакимияте исә Обаманың бy сүзләрен "урынсыз гаепләү" буларак атады.

Кытайның каршы торуына карамастан, Обама Тибетның сөргендәге рухи җитәкчесе Далай Лама белән Вашингтонда очрашырга әзерләнә. Кытайның ачуын чыгарган Далай Ламаның АКШ сәфәре 10 көн дәвам итәчәк.

Узган ай Кытайның интернетта эзләнү хезмәте тәкъдим иткән Googleга басымы ике ил арасында киеренкелекне арттырган иде.
XS
SM
MD
LG