Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:31

Эсперанто урамында тулай тораклары янган казаннар пикетка чыкты


Узган якшәмбедә Казанның Эсперанто урамында янгын чыккан тулай торакта яшәүчеләр пәнҗешәмбе көнне Татарстан Дәүләт шурасы бинасы каршына пикетка чыкты. Алар үзләренә яшәүгә яраклы торак бирүне таләп итә.

Янгыннан соң анда яшәүчеләр вакытлыча кунакханәгә һәм башка тулай торакка күчерелгән.

“Комсомольская правда” язуынча, алар үзләренә башка торак бирелер дип өмет иткән, әмма район хакимияте үзләренең янган тулай торакны яңартачагын әйткән.

XS
SM
MD
LG