Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитида ярдәмнәрне таратуда тәртипсезлек халыкны ачуландыра


Һаитидагы җир тетрәвендә үлгән кешеләр саны рәсми рәвештә ачыкланды. Һаити башкаласы Порт-о Принста булган зилзиләдә үлгәннәр саны 200 мең дип белдерелде.

Үлгәннәр саны игълан ителгән вакытта Һаити халкы ярдәмнәрне таратуда булган тәртипсезлекләргә ризасызлык белдереп, урам чаралары уздырды. Кешеләp кайбер ярдәм оешмасы вәкилләренең ярдәм кирәк-яракларын акчага сатуын әйтә.

Элекке американ президенты Бил Клинтон, БМО башлыгы Бан Ги Мун үгетләве белән иртәгә Һаитига бара. Клинтон Һаитида ярдәм таратуны тикшерәчәк.

Һаитины тар-мар иткән зилзиләдә 250 мең өй җимерелде, бер миллионнан артык кеше йортсыз калды.

Төбәктә тиздән яңгыр ява башлаячак. Хәзергәчә чатырларда сыенган халык моңа әзер түгел. БМО 40 мең чатыр җибәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG