Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:55

Британиянең IISS оешмасы яңа чыгарган хисабында билгеләвенчә, глобаль икътисади кризиска карамастан, хәрби юнәлешкә бүлеп бирелгән акча әллә ни зур зыян күрмәгән. Белгечләр әйтүенчә, киләчәктә ул чыгымнар кимергә мөмкин.

IISS халыкара стратегик тикшеренүләр институты белдерүенчә, дөньяда саклану өлкәсенә караган бюджет 2008 елда 1,55 триллион долларга артты. Һәм киләчәктә дә үсеш булуы күзәтелә.

2006 елда бу бюджет 1,3 триллион долларны тәшкил иткән.

490 биттән торган әлеге хисапта дөньядагы 170 илнең саклану өлкәсенә бүлеп биргән акчасы һәм аларның хәрби мөмкинчелекләре каралган.

Гомумән, Кытай, Кушма Штатлар, Франция һәм Япония башка илләр белән чагыштырганда хәрби юнәлешкә күбрәк акча бүлеп бирә, һәрхәлдә узган 18 айда алар бүлгән чыгымнар кимемәве күзәтелгән.

IISS икътисадчысы Марк Стокер сүзләренчә, бик күп илләрдә хәрби чыгымнарның торгынлык кичерә, ләкин АКШ, Кытай, Бразилия һәм Һиндстан кебек илләр әлеге чыгымнарны арттыруы сәбәпле, ул күләм һәр елны күбрәк күренә.

Ягъни хәрби өлкәгә бүленгән акча ул хәтле күп тә булмаска мөмкин. Чөнки монда доллар бәясенең үзгәрүе дә тәэсир итә.

Русия дә киметте

Русия чыгымнарны киметү буенча беренче ил булып тора.

Хисапта әйтелгәнчә, 2009 елда тулаем җитештерү күләме белән чагыштырганда, бу 7,5% тәшкил иткән. Һәм Мәскәүнең хәрби җиһазларны яңартуы бик кискен рәвештә туктап калган.

Азия илләренә караганда, Һиндстан белән Кытай саклану өлкәсенә зур күләмдә акча бүлүне дәвам итә.

Хисап күрсәткәнчә, 2008 елда Мумбайда булган террор һөҗүменнән соң, 2009 елда Һиндстанда чыгымнар 21% арттырылган.

Австралия, Сингапур һәм Индонезиядә дә хәрби юнәлешкә чыгымнарны күбрәк бүлеп бирә.

Якын Көнчыгыш илләрендә дә 2009 елда саклану өлкәсенә бүленгән чыгымнар бик күп булмаса да арткан.

Стокер сүзләренчә, соңгы дистә елда хәрби өлкәгә акча арттыра барса, алдагы елларда хәл кире якка үзгәрергә мөмкин.

“Һиндстан, Кытай, Бразилия кебек илләр бу чыгымнарны арттыруны дәвам итәр, шулай да башка илләр. Аерым алганда АКШ һәм НАТОның кайбер илләре чыгымнар арттыруга тиз генә яраклаша алмас”, ди ул.

Европада алга таба...

Джордж Буш президент булганда АКШта хәрби чыгымнар ике тапкыр арттырылган иде. 2009 елда бюджеттагы 12,5% дефицит бу үсешне туктатырга мөмкин.

Икътисади кризистан чыгу чаралары Европа бюджетында дефицитны арттырды. Һәм бу алга таба хәрби чыгымнарның тамырына балта чабачак һәм хәтта авырлыклар да тууы ихтимал.

Хисапта әйтелгәнчә, 2010 елда НАТО әгъзасы булган Европа илләреннән Норвегия белән Дания генә чыгымнарны арттырырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG