Accessibility links

Русиянең ислам фонды Татарстандагы кайбер чараларга грантлар бүлде


Русиянең ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау фонды Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә берничә грант бүлгән. Аерым алганда ул икенче мөселман журналистлар конференциясен уздыру һәм өченче массакүләм мәгълүмат чаралары фестивален үткәрүгә каралган.

Русиянең ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау фонды идарәсе карары белән грантлар кысаларында, быел ислам мәдәнияте һәм мәгарифе, динара татулыкны пропагандалауга, рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбиягә 16 миллион сум бүленәчәк. Ә гомумән ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе үсешенә 2010 елны 40 миллион сум каралган.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, әлеге акчалар конференцияләр һәм семинарлар уздыру, әдәбият, ислам басмалары чыгару өчен мөселманнар Диния нәзарәтенә, ислам уку йортларына һәм кайбер иҗтимагый оешмаларга биреләчәк.

Гомумән, быел 43 иҗтимагый проектка акча биреләчәк.
XS
SM
MD
LG