Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөселманнары корылтаеның оештыру комитеты утырышы узды


Бүген Татарстан мөселманнарының IV корылтаен оештыру комитетының утырышы узды. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, корылтайга республиканың төрле районнарыннан 528 имам һәм Русиянең төрле төбәкләреннән 40-ка якын дин әһелләре килер дип көтелә.

Корылтайга мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин һәм Көньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев көтелә.

27 февральдә узачак җыенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе сайланачак һәм республика мөселманнары бергәлегенең үсеш стратегиясе билгеләнәчәк.
XS
SM
MD
LG