Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:13

Кәрбәлада дини мәрасим вакытында һөҗүм булды


Гыйракның Кәрбәла шәһәрендә булган интихар һөҗүмендә кимендә 30 кешенең һәлак булуы белдерелә.

Хәстаханә рәсмиләре бомба төялгән ике машинаның шартлавын әйтте. Һөҗүм шигыйларның әрбагин дип аталган дини йоланың соңгы көнендә оештырды. Һөҗүмдә 70-тән артык кешенең яралануы белдерелә.


Имам Хөсәеннең шәһит китүенең 40 көне уңаеннан, йөз меңләгән шигый Кәрбәлага килгән иде.


Соңгы атнада шигыйларга каршы юнәлдерелгән һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Кәрбәлада 60тан артык кешенең һәлак булуы белдерелә.

XS
SM
MD
LG