Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питер башкортлары бердәм икән


Санк-Петербургта яшәүче башкортларның “Башкортстан” җәмгыяте эшләп килә. Аларның җитәкчесе Люция Буканова Уфада булды.

Уфага килгәч, Люция ханым журналистлар белән дә очрашты һәм Питердагы башкортлар тормышы хакында мәгълүматлар бирде. Люция ханым әле 1985 елда ук гаиләсе белән Санкт-Петербургка, ул чактагы Ленинградка күчеп килә. Үзе дә, ире дә табиблар. Төньяк башкалага килеп озак та үтми аларга фатир бирәләр. Шунда төпләнеп калганнарына да 25 ел булган инде. Люция Буканова әйтүенчә, туган яклардан аерылгач, милли рухлары тагын да көчәя. Питерда яшәүче башкортлар һәм татарлар белән аралаша башлыйлар. Ә бераздан Люция ханым үзе дә, ире дә андагы башкорт фольклор ансамбленә язылалар һәм һәвәскәр сәнгать чараларында актив катнаша башлыйлар. Ә 1990 елда алар башкорт милли оешмасы төзеп җибәрләр. Соңгы берничә елда аның исеме “Башкортстан” җәмгыяте дип үзгәртелгән.
“Без бик күп мәдәни чаралар оештырабыз, сабантуйларда да ихлас катнашабыз. Безнең башкорт якшәмбе мәктәбе дә эшләп килгән иде, әмма хәзер, аның өчен бинабыз булмау сәбәпле, бу эш тукталып калды. Шулай да киләчәктә бу эшне янә тергезеп җибәрергә телибез”, - ди Люция ханым. Ул әле Уфага кунакка кайтканда журналистлар белән очрашты һәм Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты җитәкчеләре белән очрашты. Люция ханым Питерда башкорт белән татар милли оешмаларының аралашып яшәвен, кайбер чараларны берлектә оештыруларын да әйтте. “Читтә яшәгәндә без бер-беребезнең кадеребезне ныграк беләбез”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG