Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә Башкортстан егетләре һәлак булды


Чечня Республикасында җомгага каршы төндә булган бәрелешләрдә Башкортстаннан барган 4 хәрби хезмәткәр һәлак булды, тагын дүртесе каты яраланды.

Бу хактагы хәбәрне Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Руслан Шәрәфетдинов раслады. Аның әйтүенчә, һәлак булучылар – Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләре махсус отряды хезмәткәрләре. Һәлак булган дүрт кеше арасында бер офицер, шулай ук прапорщик, сержант һәм ефрейтор булган. Шулай ук дүрт хәрби хезмәткәр каты яралар алган.
Чечен сугышчылары белән бәрелешләр Урыс-Мартан районының Алхазур авылы тирәсендә була. Әлегә Башкортстан хәрбиләренең шулай күпләп һәлак булуы сәбәпләре ачыкланып бетмәгән. “Әлегә һәлак булучыларның исемнәрен дә әйтми торабыз”, - диде Руслан Шәрәфетдинов.
Чечнядә элек сугыш барган вакытта да Башкортстаннан байтак милиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләре гомере өзелгән иде. Әмма хәзер анда Рамзан Кадыйров иминлек урнашты дип мактанырга яратканда, бу хәлләрнең кабатлануы аеруча аянычлы.
XS
SM
MD
LG