Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачиның ике аерым җирендә шигыйларгa каршы һөҗүм булды


Пакстанның көньягындагы сәүдә үзәге Карачи шәһәрендә шигыйларга каршы юнәлдерелгән ике аерым һөҗүмдә 22 кеше һәлак булды. Беренче һөҗүм шигыйлар өчен изге әрбагин мәрасименә барган бер автобус янында була. Һөҗүмдә күпчелеге хатын-кыз һәм балалардан торган 12 кеше үлде, 40тан артык кеше яраланды.

Икенче бомба исә беренче һөҗүмнән зыян күргән кешеләр китерелгән Җиннә хастәхaнәсе керешендә шартлады. Хакимият сүзчесе Җәмил Сумру, икенче һөҗүм вакытында 10 кешенең һәлак булуын белдерде.

Карачидa соңгы айларда дини каршылыкны арттыру юнәлешендәге һөҗүмнәр арта. Карачида декабрьда булган һөҗүмдә 44 шигый һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG