Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:25

Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин берьюлы ике басмага – “Ватаным Татарстан” һәм “Звезда Поволжья” газетларына интервью биргән. Озак еллар буе республика җитәкчелегенең иң югары катламына кергән Фатыйх Сибагатуллинның фикерләре гыйбрәтле.

Татарстан парламенты утырышында Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләре бирелгәч, озак еллар дәвам иткән табышмак чишелде. Республиканың икенче президентның кем буласын фараз итүчеләр, үзләре илбашы булырга җыенучылар аз булмаган, диләр. Тәкъдим ителгән өч намзәттән башка тагын берничә министр, премьер-министр урынбасары, шәһәр, район башлыклары Татарстан белән җитәкчелек итәргә әзер булганнар, имеш. Хәзер аларның берсенең дә исеме әйтелми.

Президентлыкка бер дистәгә якын намзәт арасында бик көчле җитәкчеләр булган һәм хәзер аларның һәркайсы үзләренең хатирәләрен һәм сәяси фаразларын сөйли ала. Әмма хәзергә беркем дә йөрәк серләрен ачмый. Бары тик Фатыйх Сибагатуллин гына турыдан-туры үз уйлаганын әйтә. Элегрәк аның тарих турындагы бәйсез фикерләре ике китап булып чыкты.

Фатыйх Сәүбән улының “Атилладан Президентка кадәр” дигән китапларында татар халкы һәм Русия тарихы яңача тасвирлана. Бу китапларны Сибагатуллин Дәүләт Думасында Жириновский, Зюганов һәм башкаларга биргән, аларның уңай фикерләрен ишеткән. Китап турында урыс галимнәре дә, татар зыялылары да җылы фикердә калган. Китапның максаты – халыкларның һәрберсен үз почмагына түгел, киресенчә, берләштерү, ди ул.

Татар милләтендә Атилла кебек шәхес калкып чыгарга мөмкинме, дигәндә, ул “пассионарлык буенча караганда (ягъни кирәкле урында кирәкле вакытта табигатьнең кирәкле кешесен тудыруы), андый ихтыяҗ юк, революцион ситуация дә җитешеп бетмәгән, дигән фикердә. Бу турыда ул “Ватаным Татарстан” газетындагы интервьюсында әйтә.

Бу әңгәмәдә җәмәгатьчелеккә бик мәгълүм булмаган сер әйтә. “Мине Амур өлкәсе губернаторы булырга бик кодалаганнар иде. Рәттән татар була дип ризалашмадым. Читада, Хабаровскида хакимияттә үз татарларыбыз бит. Гыйниятуллин, Сибагатуллин, Ишаев була иде”, ди ул.

Аның Амурга китмәвен чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дип аңларга да була. “Звезда Поволжья” газетында ул Шәймиевнең идарә итү өслүбе турында болай ди: “Шәймиев икътисадны Татарстанның үз көче белән үстерде. Аның төп юнәлеше – халыкчанлык һәм дәүләтчелек иде. Ул халык дәүләте булдырды. “Пирамида”ны Радик Шәймиев төзеткән, нефть химиясе аның кулында, диләр. Әмма ул туган җиреннән беркая да китми бит, барысын да монда калдыра. Шәймиевкә юл Англиягә булырга тиеш кебек. Әмма ул “Челси”ны сатып алмады, барысын да туган җире өчен эшләде”.

Ни булса булды, Атилладан хәзерге Татарстан президентына кадәр тарихның дәвамы Рөстәм Миңнехановның президентлыгына килеп җитте. Кайчандыр үзе дә иң югары дәрәҗәләргә ирешә алган Фатыйх Сибагатуллин башкаларга туры һәм таләпчән кеше, диләр. Фатыйх Сибагатуллин Татарстан президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнехановтан да яхшырагы юк, дип белдерә. “Шәймиев бик күп кадрлар әзерләде, әмма Миңнеханов иң яхшыларның берсе. Ул зур сәясәтче булырга сәләтле. Аны мин белгән кадәр бик азлар гына белә”, ди Сибагатуллин “Звезда Поволжья” газетына биргән әңгәмәдә. Укучыларның менә шул азларга мәгълүм хәбәрне бик беләсе килә.

Фатыйх Сибагатуллин китаплары

Сибагатуллин яңа Татарстан сәясәтендәге төп сыйфатны – бербөтенлек, дип саный. “Табеев чорыннан башлап республика бербөтен булып яшәде. Һәм 20 ел без Шәймиев җитәкчелегендә бербөтен идек”, ди ул шул газетта. Һәм Рөстәм Миңнехановның да шушы юлны дәвам иттерүенә, аның президентлыкка өлгереп җитүенә ышана.

“Миңнеханов, Шәймиев кебек үк, бөтен этапны да узган кеше. Ул район башлыгы, финанс министры, премьер булды. Шәймиев тә үз вакытында шундый ук зур тизлектә үскән иде. Өлкә комитеты секретаре, аннан соң Югары Шура рәисе булды һәм халыкара дәрәҗәдә сәясәтче булып җитеште. Аның федераль дәрәҗәдә абруе бик зур.

Миңнеханов Татарстанны Русиянең Сингапуры итәчәк”, ди ул шунда ук.

Рәшит Минһаҗ Фатыйх Сибагатуллиннан гаилә һәм шәхси тормыш турында да сорашкан. Депутат фикеренчә, күпхатынлык турында канун булырга тиеш түгел. ”Әгәр бөтен кешегә дә кагылышлы мондый закон булса, бер ялкау ир-ат биш хатын алып, туйдырыгыз мине, дип ятарга мөмкин.

Күпхатынлык рөхсәт ителгән гарәпләрдә дә бу күренеш киң таралмаган. Хәлеңнән килсә, канәгатьләндерә алсаң, аерым йортларда яшәтсәң – рәхим ит! Аның хәзер мөмкинлеге булганнары да ЗАГСка барып тормыйча гына, гражданский брак дип яшәп ята. Килешү буенча никах дигән нәрсә дә бар. Тагын нинди закон кирәк?! Аның турында баш ватасы юк. Без нефть турында законы булмаган бердәнбер ил. Россия ел саен 500 миллион тонна нефть чыгара. Биш миллион тонна чыгарган илләрнең дә андый законы бар.”

Менә демография һәм геосәясәт турында фикерләр: “Русия җирләрен кытайлар басып алмасын өчен татар хатыннары безнең әниләр кебек ким дигәндә бишәр бала табарга тиеш. Без әле ул кытайларны үзебез чакырып китерәчәкбез. Менә Казанның меңъеллыгына әзерләнгәндә бездә 14,5 мең төрек төзүчесе эшләде. Үзебезнең халыкның эшлисе килми. Тәнкыйтьләргә, зарланырга гына яраталар. Хәзер Красноярскиның теге ягында (бу бит Русиянең яртысы чамасы) нибары 7 миллион кеше калган. Ул җирләр буш ятарга тиешмени?! Йә аларга җирегезне бирегез, йә аларны туендырыгыз, дип әйтәчәк безгә тора-бара Берләшкән Милләтләр Оешмасы”.

Сибагатуллин фикеренчә, “Татарстандагы зур чиновниклар өчен иң зур җәза – Мәскәүгә эшкә җибәрү”. Газизуллин, Галимов, Мөхәммәдиев, Алтынбаевларны санап китәргә була. “Ә Мортазин?” дип сорый Рәшит Әхмәтов. “Ирек Мортазинның җәзага тарту сәяси эзәрлекләү түгел, дип саный. Монда берниди сәяси мәгънә юк, аның әтисе Шәймиевнең күптәнге дусты, шуңа күрә Ирекне эшкә алган. Хәзер хатасын төзәтергә туры килгән. Мамадыш районы, андагы Дегетле авылы йөз меңнәрчә башка авыллардан берничек тә аерылмый”.

Әйтергә кирәк, үзе элек эшләгән Мамадыш районында Фатыйх Сибагатуллин Борис Ельцинны кунак иткән. 1990 елда Миңтимер Шәймиев Ельцинны Әлмәткә, Түбән Камага, аннан Мамадышка алып килгән. Биредә Фатыйх әфәнде Русия җитәкчесенә чын татар мохитен күрсәткән. Икенче көнне татарлар арасында рухланган Ельцин Казанда башына түбәтәй киеп “Күпме кирәк, шулкадәр мөстәкыйльлек алыгыз”, дип чыгыш ясаган. Бу тарихи гамәлгә Фатыйх Сибагатуллинның да өлеше кергән икән.

Шулай итеп, Татарстанда президент алышынган бу көннәрдә шәхесләр һәм вакыйгалар риваятьләргә, гомумән, тарихка кереп баралар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG