Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

Чәршәмбе көнне Швециянең SVT телеканалы, 90-нчы еллар башында совет гаскәрләренең Балтыйк диңгезенә куркыныч химик кораллар һәм радиоактив калдыклар ташлавы турында документал фильм күрсәтте.

Анда Швециянең махсус хезмәте вәкиле сүзләренә таянып, Советлар шулай яшерен рәвештә үзләренең Балтыйк буе республикаларындагы хәрби ныгытмаларында сакланган химик коралыннан котылырга тырышты диелә.

Бу уңайдан Азатлык, 90-нчы еллар башында советларның химик кораллары тирәсендә булган хәлләрне эчтән белгән профессор Вил Мирзаяновка мөрәҗәгать итте һәм аның швед телевидениясе күтәргән проблема турында ни уйлавын сорады.


Вил әфәнде, тәҗрибәгездән чыгып ни әйтә аласыз, бу хәбәр чын була аламы?

Бу чынбарлыкка бик тә ошаган. Чөнки совет гаскәрләре практикасында бу көндәлек эш иде. Әле 1945 елда ук совет көчләре сугышта җиңелгән Германиянең химик коралларын Балтыйк диңгезенә батырдылар.

Шуннан соң батырылды Ак диңгездә дә. Меңәрләгән тонна иприт, заман, зарин кебек бик куркыныч матдәләр. 5 елда анда балык, башка җәнлекләр юкка чыкты. Тын океанда да батырдылар, бу хакта “Известия” газетасы да язган иде.

Минем үземдә шул герман химик коралларын батыру турында Русия Дәүләт думасына бирелгән хисапның бер нөсхәсе бар. Менә шундый куркыныч эшләрне башкардылар алар.

Бу сез телгә алган очраклар бары тик германнарның гына химик коралы идеме, әллә советлар эшләп чыгарганын батырулар турында да беләсезме?

1945-тә батырганнары германнарныкы иде. Шуннан соң инде бу практикага кереп китте, бар искергән коралларны батыра башладылар. Шуңа да минем бернинди дә шигем юк, бу совет гаскәрләренең гомуми практикасы иде.

Шведлар сөйләгән бу химик матдәләр ниндидер мичкәләргә салынган булгандыр, үзенчә саклау чаралары күрелгәндер. Вакыт үтү белән тирә-юньдәге мохиткә моның нинди куркынычы бар?

Менә шунысы кызык, герман химик кораллары 1945 елда ук батырылса да, әлегә кадәр алардан берничә балыкчы гына зыян күрде. Бу хакта башка хәбәрләр күренмәде. Димәк, диңгез ләме, балчыгы калдыкларны каплагач, алар шулай череп яталардыр инде.

Килеп чыгу ихтималы бар, бәлки чыкмас та. Андагы реакцияләр нәтиҗәсендә калдыклар кесәл хәленә килә, бу әлегә кадәр анда проблемаларга китермәде.

Ләкин Русия хәзер Петербурдан Германиягә диңгез төбе буйлап “Төньяк агым” дигән газүткәргеч сузып маташа һәм ул якынча Швециянең икътисади биләмәсенә кергән шушы тирәләрдә уза. Димәк куркыныч арта дигән сүз.

Куркыныч арту гына түгел, бу һәлакәткә китерәчәк. Әгәр калдыкларны чак кына кузгатсаң да, агу шунда ук диңгезгә чыгачак. Ә анда чыккач инде ул бар балыкны бетереп, аннары кешеләргә дә зарар китерәчәк. Бу бик куркыныч нәрсә. Аларга берничек тә тияргә ярамый.

Советларның агулы матдәләрне шулай диңгезгә ташлавы белепме, әллә наданлык белән эшләндеме, ничек уйлыйсыз?

Барысы да наданлык белән, аерым тикшеренүләр үткәрми һәм тиешле чаралар күрелми генә эшләнде. Бик гади генә - тоттылар да көймәдән диңгезгә ыргыттылар. Моның өчен махсус төркемнәр бар иде.

Швед телевидениясе хәбәрендә, бу кораллар совет кораллы көчләренең ул вакытта Латвиядә урнашкан хәрби ныгытмасында тотылган диелә. Сез ул еллардагы (1989-1992) хәлләрне дә, химик гаскәрләрнең кайда урнашканын да яхшы беләсез, чыннан да Балтыйк буе республикаларында андый ныгытмалар бар идеме?

Бар иде. Мин үзем әле студент чагымда Эстониянең Иехви (Jõhvi) дигән җирендә шундый хәрби ныгытмада практика үттем. Латвиядә дә шундый урын бар иде. Урысча ул “Отдельный химический батальон” дип атала. Ул булган җирдә химик кораллар базасы да була инде.

Бу яктан караганда да, Швеция телевидениясе хәбәренең дөрес булуы бик мөмкин дисез инде.

Әйе. Мин 95% ышанам. 5% икеләнү була ала, әмма шул мәгълүм – бу химик коралларын Русия бервакытта да үз җиренә кире кайтармады. Кая китте соң шул кораллар? Алар аны батырдылар гына, бик җиңел эшләнә ул андый эшләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG