Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:51

Мюнхенда иминлек сәясәте халыкара конференциясе ачылды. Русия вәкилләре анда глобаль иминлек алымнарын реформалау программасы белән чыгыш ясарга җыена. Кайберәүләр хәтта Русиянең НАТОга керү мөмкин хәл дип саный.

3 ел элек Владимир Путин Мюнхенда конференциядә чыгыш ясап, Европада сугышларны туктату алымнарын, аерым алганда НАТОны тәнкыйтьләп чыккан иде. Быел конференциягә Русия президенты Дмитрий Медведев бармады. Анда вице-премьер Сергей Иванов һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнаша.

Пәнҗешәмбе көнне Медведев Кремльдә чыгыш ясап: “Төп максат булып глобаль иминлекне тәэмин итүче юнәлешләрне реформалау тора”, диде.

Көнбатыш әлегә Мәскәү тәкъдимнәренә әллә ни игътибар итми. Кайбер белгечләр Русияне НАТО әгъзасы итү хәлне бераз җайлар иде дигән фикердә тора.

Әлбәттә, әлеге идея вакыт-вакыт элек тә ишетелә килде, әмма беркайчан да яклау тапмады. 1999 елны элекке Русия президенты Борис Ельцин Мәскәүнең берлеккә кушылу теләген белдергән иде. Соңгы тапкыр бу мәсьәлә Германиянең элекке тышкы эшләр министры Йошка Фишер тарафыннан күтәрелде.

Русия парламентының халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев сүзләренчә, әгәр НАТОда әгъза булу тәкъдиме чын күңелдән әйтелсә, Мәскәүне бу, мөгаен, кызыксындырыр иде.

“Әгәр ул Русияне көчсезләндерү өчен бер уен булмаса бу бик кызык тәкъдим, аны һичшиксез кабул итәргә кирәк”, ди ул.

Ә менә “Русия глобаль сәясәттә” журналы баш мөхәррире Федор Лукьянов фикеренчә, Мәскәү НАТОны алга үсеш ала дип санамый.

Федор Лукьянов
“Русия НАТОны хәзер тирән кризиста булган оешма кебек кабул итә. НАТО үзенең яңа стратегик концепциясен булдыра алмаган килеш анда керү мәгънәсе хәтта аңлашылмый. Икенче төрле әйткәндә, НАТО үсеш алмый, ә көчсезләнә бара төсле”, ди ул.

Әлбәттә, Русиянең НАТО әгъзасы булуы аның Көньяк Осетия һәм Абхазия мәсьәләсендә Грузия белән, Курил утраулары нигезендә Япония белән бер уртак фикергә килү бурычын куяр иде.

Аңлашыла ки, НАТОга да үзгәрешләр керергә тиеш булачак.

“Мисал өчен идарә системасы алмашуы. Чөнки алдынгы сүз Кушма Штатларга бирелгән оешмага Русиянең керүе бик икеле”, ди Лукьянов.

Косачев исә Көнбатыш Русия белән ике төрле уен алып бара һәм шул сәбәпле, бу бик җитди каралмый дигән фикердә.

“Мин соңгы вакытта күп тапкырлар НАТОдагы әңгәмәдәшләремә сораулар бирдем: ә Русия сәяси өлкәдә, сайлау системасында, кеше хокуклары нигезендә нәрсәдер үтәмәгәнгә әгъза була алмыймы, яисә гомумән бу мөмкин түгел хәл кебек кабул ителәме? Һәм иң кызыгы минем әлеге сорау аларны бик аптырашта калдыра”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG