Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Бу атнада Истанбулда узган НАТО илләренең саклану министрларының рәсми булмаган җыены алдыннан, Фог Расмуссен Төркиянең көндәлек газетасына әңгәмә бирде. Анда ул Төркиянең "яңа тышкы сәясәте" йөзен көнбатыштан көнчыгышка бора дигән гаепләүне кире какты.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен фикеренчә, Төркия география һәм сәяси сәбәпләр аркасында үз төбәгендә мөһим роль уйный ала. Әфганстан мәсьәләсен сөйләшү өчен Истанбулда узган гадәттән тыш НАТО җыены алдыннан, Расмуссен Төркиянең "Заман" газетына әңгәмә бирде. Ул Төркия журналистына үз иле Даниядә Мөхәммәт пәйгамбәрне террорчы итеп сурәтләгән рәсем низагыннан алып, Төркиянең эчке сәясәте турындагы төрле сорауларга җавап бирде.

Расмуссен һәм карикатура низагы

Газета язуынча, НАТО генераль секретарен уңайсыз хәлгә куйган сорау - Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсем низагы булган. "Бу мәсьәлә элек булган хәл, мин киләчәккә карыйм", дип җавап биргән Расмуссен.

Рәсимнәрне бастыруга рөхсәт иткән Данияга каршы Төркия һәм башка ислам илләрендә зур каршылык чаралары үткән иде
Мәгълүм булганча, Расмуссеннең НАТО генераль секретаре итеп сайлануы вакытында, аның мөселман илләрендә зур ризасызлык тудырган рәсемнәргә карата булган карашын үзгәртмәве Төркиядә тәнкыйтьләгән иде.

Расмуссен Дания премьер-министры булганда бу низагны чишүдә бик аз тырышлык күрсәтүдә гаепләнде.

"Пәйгамбәрне мыскыллаган карикатураны сүз иреклеге дип атауны дәвам итәсезме?" дигән сорауга Расмуссен: "Кешеләрнең дини ышаныч һәм хисләрен хөрмәт итәм, мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрне арттыру өчен тырышлык күрсәтүне дәвам итәчәкмен", дип әйтте.

"Төркиядә хәрби һәм цивиль сәясәт уңай якка үзгәрә"

Төркиядә соңгы көннәрдә хәрби башлыкларның АК партия хөкүмәтен бетерү өчен берничә ел элек планнар әзерләве һәм аның нигезендә канлы һөҗүмнәр оештыру турындагы хәбәрләр ил сәясәтендә зур урын ала. Расмуссен әлеге вакыйганы бик игътибар белән күзәтеп баруын, ләкин илнең эченә тыкшынырга теләмәвен әйтте.

"Соңгы елларда хәрби һәм цивиль сәясәт арасында уңай үзгәрешләр күренә. НАТО кысаларында Төркия белән хәрби мөнәсәбәтләр шактый яхшы", диде Расмуссен.

"Иран мәсьәләсендә НАТО белән Төркия аерым караштамы?" дигән сорауга турыдан-туры җавап кайтарудан тартынган Расмуссен, НАТО иттифакының Иранга карата билгеләнгән махсус бер сәясәте булмавын әйтте. Ләкин ул сүзләренә өстәп, Иран халыкара җаваплыкны үтәргә тиеш диде.

Һолбрук: "Төркиянең Әфанстанда мөһим роль башкара"

АКШның Әфганстан һәм Пакстаннан җаваплы вәкиле Ричард Һолбрук, Төркиянең Әфганстанда иминлек һәм тотрыклыкны урнаштыруда күрсәткән тырышлыгын мактады. Һолбрук Әфганстандагы Халыкара иминлек көчләре İSAF кысаларында бу илдә Төркиянең мөһим җаваплык башкаруына басым ясады.

Әфган укучылар Кабулдәге Әфган-төрек лицеенә керер өчен имтихан бирә
Вашингтонда чит матбугат чаралары белән очрашкан Һолбрук, бер сорауга җавап биргәндә, Төркиянең төбәктә бик мөһим ил булуын басым ясап, төрекләрнең Әфганстанда җитди проектларга катнашуын искә төшерде. "Төркия белән хезмәттәшлекне арттырырга зур әһәмият бирәбез", дип әйтте Һолбрук.

Төркия 2008 елда Әфганстанда иминлекне урнаштыру максатында ясаган ярдәм 308 миллион долларга җитте. Төрек хезмәттәшлеге һәм Тәрәккыят идарәсе ТİКА ярдәмендә Төркия Әфганстанда 68 мәктәп төзеде.

Быел ТİКА ил буйлап тагын 15 мәктәп һәм 7 хастаханәне төзекләндерү, җиһазландыру эшен башкарачак. Әфганстанда тотрыклыкның урнашуына һәм төбәк хезмәттәшлегенә зур игътибар юнәлдергән Анкара, Әфган һәм Пакстан җитәкчеләрен 4 тапкыр бергә очраштырды. Төркия күптән түгел Әфганстандагы 700 хәрби санын 1750гә арттырган иде.

XS
SM
MD
LG