Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда ялгышлык белән 7 яшүсмер үтерелгән


Әфганстанның көньягында Спин-Болдак шәһәре тирәсендә чик сакчылары ялгышлык белән 7 яшүсмерне атып үтергән.
Чик хизмәте башлыгы Габдул Разик, хәрбиләр таң атканда агачлар җыеп йөргән малайларны сугышчыларга охшаткан булган, дип аңлатты.

Разик сүзләренчә, ут ачкан чик хәрбиләре тоткарланган, тикшерү эше бара. Бу хәл Әфганстан белән Пакстан чигендә була, бу җирләрдә Талибан һәм “әл-Каидә” актив эшчәнлек алып бара.
XS
SM
MD
LG