Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина БДБ күзәтүчеләренә илгә керергә рөхсәт бирде


Украина чик хезмәте, сайлау барышын карарга килгән Русия күзәтүчеләренең исемлеге Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлгәннән соң, аларга илгә керергә рөхсәт бирде. Донецки өлкәсендәге сайлау урыннарына барырга җыенган 92 Русия ватандашы чиктә тоткарланган иде. Күзәтүчеләрнең БДБ илләрендә сайлауларда эшли алуын раслаучы мандатлары юк иде, дип аңлатты Украина чик буе хезмәте вәкилләре.

Русия дипломатлары ярдәм иткәннән соң һәм Украина чиген саклаучыларның Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлү документын алганнан соң, Русия күзәтүчеләре чикне уза алды.

7 февральдәге икенче тур президент сайлауларын 4 меңннән артык сайлаучы күзәтәчәк, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG